90 СЕЗОН

Яңалыклар

Балалар өчен кызыклы викториналар дәвам итә!

18 нче июньдә театрыбызда Казанның Вахитов районы – Мөштәри һәм Бутлеров урамнары кисешкән урында урнашкан 18 нче мәктәп укучылары кунакта булды. Алар театрыбыз артистлары белән бергә, төркемнәргә бүленеп, “Театр” дип аталган күңелле викторинада көч сынаштылар. Балаларны берләштергән, файдалы ял иттергән мавыктыргыч уен-ярыштан нәни дусларыбыз бик канәгать калды.