90 СЕЗОН

Яңалыклар

АСЫЛ ХАНЫМ («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 05.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА)

Асыл ханым

«Артист буласым килә!»

«Мин үзем сайлаган язмыштан бик канәгать…»

Һай, гомер күперен узганда һәркем шулай дип әйтә алсын иде ул! 55 ел сәхнә күрке булган, һәрбер образга үзенең җан җылысын күчергән РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың ихлас сүзләре бу. Тикмәгә генә аны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының «алтын баганасы»на тиңләмиләр икән шул. Ә бит кемдер Әлки кызының итәгенә бәхет китереп салмый, Казаннарга илтәсе юлда Чулман елгасын кичәсе бар. Башкала тирәсендәгеләргә җиңел әнә, көне-сәгатендә баралар да кайталар. Ә күңел дигәнеңә бернинди киртә дә юк, унынчы сыйныфны тәмамлаган Исламия, Казан театр училищесына хат яза. «Укырга киләм!» Әмма аннан юлланган җавап кына сөендерми: «Соңга калдыгыз, без 4 елга бер мәртәбә генә студентлар туплыйбыз. Укулар узган елда ук башланды…» Димәк, тагын өч көз, өч кыш, өч яз, өч җәй көтәсе… «Тукта, нигә кайгырам әле, дөньяда мин сайларлык һөнәр беткәнмени?» дигән уй ичмасам ялгыш та кызның башына керми. Ул киләчәктә артист булачак! Бетте-китте!

Хәлбуки, ике чакрымдагы Түбән Әлки мәктәбендә җыр һәм хезмәт дәресләре укытып, балаларны үз итсә дә, балалар да аны яратып өлгерсә дә, кыз хыялын читкә этәрми. Берсендә авыл клубына концертлар белән Әлфия Афзалова бригадасы килә. Чая мишәр кызы тартынып тормый, аны эзләп китә. Баксаң, атаклы җырчыбыз су буенда керләр чайкый икән. «Әлфия апа,

быел театр училищесына төркем җыймыйлар, ә минем бик тә артист буласым килә», — дигәч, җырчы аңа: «Син, сеңелем, хыялыңнан баш тартма, филармониягә бар, җырласаң — алырлар», — дип киңәш бирә. 1963 елның җәе Исламиянең тормышын кисәк үзгәртеп җибәрә. Мәктәптә укулар тәмам, ул ялда. Казанда яшәгән дус кызы Талия: «Шәһәр күрсәтәм», — дип чакыра. Башкаланың матурлыгына соклана-соклана йөргәндә Кремльгә җитәләр. Үткен Исламиянең күзенә «Күчмә театр» дигән язу «кадала». Менә сиңа мә! Бу театрның артистлары алар авылында да тамаша күрсәтте лә, әле танышы Мәйсәрә дә монда уйный! Аяк үзеннән-үзе шушы бинага таба атлый. Идән җыештыручы хатын сәерсенеп: «Кызлар, сез кая барасыз, бөтенесе дә ялда бит», — дигәч тә, Исламия борылып чыгып китәргә ашыкмый, әрсезләнеп: «Кемнәр бар соң?» — ди. Ә «кемнәр» режиссёр Равил Тумашев, директор Мөхәммәт Хәмзин һәм парторг артист Фәридун Юнысов икән. (Соңрак кына аларның исеме ачыклана, билгеле) Равил Тумашев: «Кызлар, нишләп йөрисез?» — дигәч, Исламия каушап калмый: «Абый, мине артистлыкка алыгыз әле!» — ди. Директор да: «Кайсы училищены тәмамладың соң?» — дип кызыксына. «Беркайда да укымадым, авыл кызы мин», — ди Исламия. Чибәрлеге, матур итеп сөйләшүе, әлбәттә инде, чаялыгы «өчлек»не әсир итә, җырлаталар, шигырь сөйләттерәләр, «Галиябану» спектакленнән (ә Галиябану Һидиятулла кызының авыл клубында башкарган роле) өзек җитәкчеләрдә шик калдырмый: «Талант! Табигый талант!» Өстәвенә бит әле кыз гармунда һәм мандолинада уйный.

«Без сине алабыз, кызым», — ди Мөхәммәт абый. — Әмма син шуны да белергә тиеш. Без — күчмә театр, гомерең юлда үтәчәк, кияүгә чыгуың да икеле, бездә фатир юк, хезмәт хакы — 50 генә сум». Түбәсе күккә тигән Исламия үзенекен тезә: «Алыгыз гына! Миңа акча да, фатир да, ир дә кирәкми!» Баскычтан йөгереп кенә төшә ул, мәгәр иңенә канатлар үссә, Әлкиенә очып кына кунар иде дә… әти-әнисен хәбәре белән куандырыр иде. Куандырыр дип… Әтисе, үзе дә оста җырчы, бер сабантуйда да җырламыйча калмаган Һидиятулла абзый кызының теләгенә һич каршы түгел, әнисе дә килешә, әмма сызлануын яшерми: «Әй, балам, мәктәптә яхшы гына эшли идең, акчасы да әйбәт кенә», — ди ана кеше. Артка чигенәмени кыз, һәм шул чакта киләчәген күзаллыймы? Еллар иҗатка күмелеп узар, һәм Исламия Мәхмүтова, таныла-таныла сәхнә йолдызына әйләнер…

Беренче гастроль… Күчмәләр «Хәзрәт үгетләргә килә» (З.Шаһиморат әсәре) спектакле белән авыл-районнар буйлый. Исламия Мотыйгуллина да алар арасында. Тик… аңа әлегә бүтән вазифа йөкләнә: ул билет сатучы һәм бутафор өчен җаваплы «иптәш». «Ишек төбенә бастырдылар!» — дип нинди гарьләнү! «Мин артистлар арасында, мин бәхетле!», — ди кыз. Өч айдан соң сәхнә аны үзенә тартып та менгезә: Исламиягә А.Гыйләҗевнең «Кара күзле кызлар» әсәрендә ятимә кыз Гөлләр роле тия. Режиссёр Кәшифә Тумашева, бу яшь артискага шул кадәр соклана ки, К.Даянның «Дулкынлана тирән күл»ендә төп героиня итеп Исламияне сайлый. Монда каһарманның исеме — Фәйрүзә… Җыры белән тамашачының бәгырен айкый Исламия-Фәйрүзә.

Нигә генә икән, нигә генә, Синдә генә икән күңелем…

Халык өчәр тапкыр кул чабып рәхмәтен белдерә. Шул кичтә үк аңа «Зәңгәр күзле Фәйрүзә» исеме ябышып кала…

Кемдер тамашачы мәхәббәтен озак яулый, кемдер аны бөтенләй тоймый, ә Әлки кызы өч елда үзен яраттырып өлгерә. Сәхнә — аныкы! Иңен-буен бер итеп уйный ул!

«Сәхнә» журналы, 05.01.19, автор — Нәбирә Гыйматдинова