90 СЕЗОН

Яңалыклар

Арча якташлыгы очрашу кичәсе үтте!

Кадерле дуслар! 9 нчы апрельдә, актив эшләп килүче Арча якташлыгының чираттагы күркәм очрашу кичәсе үтте. Тинчурин театрында узган җанга якын бу кичтә Арча якларында туып-үскән күренекле шәхесләр, шул җирлектән чыккан якташлар, бәйрәм кунаклары – тамашачылар үзара аралашты. Аннан якташлар бергәләп “Җидегән чишмә” Арча халык театры талантлары башкаруында Аяз Гыйләҗевның “Урлыйкмы? Урламыйкмы?!” комедиясен карады. Арчалылар спектакльдән һәм очрашып-күрешүдән бик канәгать калды һәм шундый бәйрәм ясаганнары өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.