90 СЕЗОН

Яңалыклар

Арчалылар Тинчурин театрында кунакта (“Идел”, автор – Илүзә Ибәтуллина)

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды. 

Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениесе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырылды.

Театр залы, бинаның һәр почмагы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Беренче катта кунакларны Арча мәдәният йортының халык музыка уен кораллары, Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятенең, район сәнгать мәктәбенең бию ансамбльләре гармун моңы, дәртле җырлар белән каршы алдылар. Икенче катның фойесыннан чын “Әдәби мәйдан” ясаганнар.

Театр диварлары буйлап төрле күргәзмәләр тезелгән. Арчалыларның Тукай иҗатына багышланган кул эшләре белән дә танышу мөмкинлеге дә булдырылган.

Кичә “Арча якташлыгы” җәмгыятенең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның сәламләү сүзләреннән башланып китте.

“Барыгызны да әлеге күркәм залда күрүебезгә шатбыз! Ел саен сезне сагынып киләбез. Үзебезнең булган уңышларыбыз, тормышыбыз белән уртаклашырга тырышабыз. Рәхмәт һәрберегезгә! Шулай гел бергә булыйк. Бердәм булыйк. Сәламәт булыйк!” – диде Илшат Габделфәрт улы.

Арча якташлыгы җәмгыятенә 1998 елда нигез салына. 2013 елдан бирле оешманы Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли. Ул бу кичтә сәхнәдән тамашачыларга:

“Ел саен бергәләп шушы залда җыелабыз. Безнең Арча ягы елдан-ел алга бара һәм күтәрелә. Арчадан булганыма бик шатмын, якташларым белән горурланам! Бездән бөек галимнәр, язучылар, шагыйрьләр чыккан. Арча халкы тырышып эшли дә рәхәтләнеп ялда илтә белә. Бик зур рәхмәт сезгә! Сезнең белән горурланып: “Без бит – Арча яклары!”, – дип әйтергә була!” – дип мөрәҗәгать итте Фәнис Мөсәгыйтов.

Быелгы очрашуда “Җидегән чишмә” Арча халык театры якташлар һәм килгән кунакларга Аяз Гыйләҗевның “Кияү урлау” әсәре буенча куелган “Урлыйкмы? Урламыйкмы?” комедиясе күрсәтте. Режиссеры – Азат Зарипов, режиссер ярдәмчесе – Гүзәл Нигмәтҗанова.

Театрны карагач, Арча сәхнә күрке булган җырчы-артистлары белән дан тотса да, үзешчәннәре дә профессионаллардан бер дә ким булмавын исбатлады. Хәер, үзешчәннәр дип әйтү дөрес булмас, республика күләмендә үзләрен күрсәтә-таныта алган артистлар инде алар! Җылы узды арчалыларның очрашуы. Зур бер гаиләнең озак вакыттан соң күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, күңел ачуын читтән генә күзәтү аеруча да кызык. Эш күрсәткән тырыш халыкның ялы да матур була шул. Фәнис Мөсәгыйтовның:

“Чын күңелдән эшли дә, ял да итә белә безнең халык” дигән җөмлә нәкъ Арчалар турында!

Автор – Илүзә Ибәтуллина;

Чыганак – “Идел” журналы, http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/archalylar-tinchurin-teatrynda-kunakta

Дата: 10.04.2021