90 СЕЗОН

Яңалыклар

Апас районында XIII Республика Театраль Сабантуе үтәчәк!

Кадерле дуслар! 20 нче июнь, 11:00 сәгатьтә, Апас районы Сабантуй мәйданында XIII “Театраль Сабантуй” үтәчәк.
Быел да әлеге традицион бәйрәмдә Татарстан дәүләт театры артистлары һәм хезмәткәрләре катнашачак.
Чара ТР Президенты ярдәме, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырыла.
Республика театрлары Сабан туе «театраль» дип аталса да, программада көянтә-чиләк белән йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы, милли көрәш һ.б. традицион уен-ярышлар бар.