90 СЕЗОН

Яңалыклар

Апас муниципаль районы мәдәният көне

13 майда К. Тинчурин театрында, «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Апас районы үзенең мәдәниятен тәкъдим итәчәк һәм уникаль мәдәни мирасы турында сөйләячәк.

Кунаклар өчен киң программа каралган – күргәзмәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, республиканың милли мәдәниятләре һәм традицияләре елына багышланган концерт әзерләнгән. Моннан тыш, чара кунаклары Апас районында сакланган һәм популяр булган милли ризыклар белән таныша алачак.

«Апасымның горурлыгы һәм мәдәни хәзинәсе» бәйрәм концертында районның халык, вокал һәм инструменталь ансамбльләре, Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең үзешчән артистлары һәм яшь талантлары башкаруында әсәрләр яңгыраячак.

Программасы:
• 14:00-17:00 күргәзмә һәм интерактив программа
• 17:00-18:40 бәйрәм концерты

Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 88432938300