90 СЕЗОН

Яңалыклар

Апаста XIII Театраль Сабантуй булды!

20 нче июнь, Апас районы Сабантуй мәйданында XIII Театраль Сабантуй үтте. ТР Президенты ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы тарафыннан оештырылган искиткеч бәйрәмдә Республика дәүләт театрлары артистлары һәм хезмәткәрләре, мәртәбәле кунаклар, җырчылар һәм, әлбәттә, тугрылыклы тамашачыларыбыз катнашты.
Бәйрәмдә катнашучыларны Апас муниципаль районы башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Минәхмәт кызы Хашимова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов сәламләде, ихлас теләкләрен җиткерде.
Быел да Театраль Сабантуйда артистлар һәм театр хезмәткәрләре капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек милли уеннарыбызда көч сынашты, келәмдә бил алышты, затлы бүләкләргә ия булды. Абсолют батырга тәкә тапшырылды! Тамашачыларыбыз исә халкыбызның традицион Сабан туе уеннарында ярышучыларга көч биреп, үзләренең яраткан театрлары һәм артистлары өчен җан атты, бергәләп фотосурәткә төште. Алай гына да түгел: быел күркә җыю һәм су өстендә авыш багага буенча йөрү ярышларында тамашачыларыбыз үзләре дә катнашты, истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Кыскасы, бәйрәм күтәренке рухта, бик шәп узды.