90 СЕЗОН

Яңалыклар

Апаста XIII Республика Театраль Сабан туе узды (“Апастово-информ”)

Сабантуй ТР Президенты ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас районы җитәкчелеге теләктәшлегендә оештырылды.

(21 июнь, “Апастово-информ”).


Апаслылар кунакларны бик җылы каршы алды. Мәйдан башында ук төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, аш-су, ризыкларын чагылдырган йортлар урын алды. Театраль Сабантуй районыбыз үзешчәннәре, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килгән театр коллективлары чыгышлары белән тантаналы төстә башланып китте. Мәйдан буйлап бизәлгән җигүле атлар, Буа шәһәреннән килгән ретро машиналар узды. Һәркем аларны сокланып, гаҗәпләнеп күзәтте. Республика күләмендә танылган, барыбызга да төрле спектакльләр аша таныш булган театр артистлары төркем-төркем мәйдан түренә узды.
Кунакларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде.
“Сезне Апасыбызда күрүебезгә бик шатбыз. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Аллага шөкер, быел бездә Сабантуйлар күп уза. Барлык бәйрәмнәрне дә куанып каршы алабыз, матур итеп уздырырга тырышабыз. Менә республикакүләм Театраль Сабантуйны да районыбызда уздыру дәрәҗәсенә ирештек. Театраль Сабантуйны уздыру урыны итеп безнең районыбызны сайлап алган бәйрәмнең башлангычында торган Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры коллективына һәм ТР Мәдәният Министрлыгына зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде район башлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова үзенең чыгышында артистларыбызга зур хөрмәтен һәм ихтирамын белдерде. Шулай ук кунакчыл Апас районы халкына һәм район башлыгына да олы рәхмәтен җиткерде.
Театраль Сабан туе гадәти Сабантуйдан ким булмады. Көрәш келәмендә көрәшче артистлар бил алышса, аннан читтәрәк таяк тартыштылар, капчык киеп, агач кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чиләк-көянтә белән су ташыдылар, капчык сугыштырдылар, кул көрәштерделәр. Аркан тарту ярышы барыннан да бигрәк кызурак барды. Бу ярышны театр артистлары аеруча үз итте. Алар шау-гөр килеп беренчелек өчен көрәште. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булды. Бию марафонын да халык бик яратып тамаша кылды. Артистлар бу ярышта да сынатмадылар, осталыклары белән шаккатырдылар. Бәйрәм театр артисларының моңлы җырлары белән үрелеп барды.
Театраль Сабан туеның да иң мавыктыргыч өлеше, милли бәйрәмебезнең күрке – көрәш булды. Артистлар арасында да оста итеп көрәшүче, батыр егетләр булуы шаккатырды. Баш батыр исеменә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм Минзәлә драма театры актерлары көрәште. Нәтиҗәдә, Баш батыр булып Минзәлә драма театры артисты Нәфис Гайфуллин танылды. Ул тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнде.

Чыганак – “Апастово-информ”, http://apastovo.ru/news/mdniyat/apasta-xiii-respublika-teatral-saban-tue-uzdy

Дата: 21.06.2021