90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алтын көз”гә – “Әби-бабам” акциясе

Тинчурин театры 14 апрельда булачак “Алтын көз” комедиясенә “Әби-бабам” акциясен үткәрә.

Моның өчен театр кассасыннан “Алтын көз”гә ике билет алгач, “Әби-бабам” сүзен әйтсәгез, сезгә бүләккә шушы ук спектакльгә тагын ике билет биреләчәк. Әби-бабайларыгызны сөендерү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу!

Дуслар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Исән-сау чакта әби-бабайларыгызны сөендереп калыгыз!

“Алтын көз” спектакле дә әби-бабайларыбызның кызыклы да, сагышлы да тормышы турында.

https://tinchurinteatr.ru/ru/buy/?performance_id=4522529

Тинчурин театры матбугат үзәге

“Алтын көз”гә – “Әби-бабам” акциясе
“Алтын көз”гә – “Әби-бабам” акциясе