90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш”- 2021: тематик лекция

28 нче апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Театр журналистлары клубы һәм ирекле тыңлаучылар өчен чираттагы лекцияләр булды. Россия Театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Ю.Т.Юдина “Театрның коммуникацион стратегиясе” һәм “Россия театры һәм заман таләпләре. Театр журналисты ниләр белергә тиеш?” дигән темаларга лекцияләр укыды. Әлеге тематик лекцияләр Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында узды.