90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Алкыш” лаборатория-семинары үз эшен дәвам итә!

27 апрель театрыбызда Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында З.Хөсниярның “Балам-багалмам” мелодрамасы буенча театраль эскиз күрсәтелде. Режиссеры – Л.Нурель, композиторы – Л.Таһирова. Рәссам Ю.Олейник лаборатория-семинарда катнашучыларны эскизның сценографиясе белән дә таныштырды. Театраль эскизда Татарстанның атказанган артистлары Р.Шәмсетдинов, З.Вәлиева, Г.Хафизова, Г.Гайнуллина, А.Фәтхуллин, талантлы артистларыбыз З.Закиров, Л.Камалиевалар катнашты. Иҗат төркеменең эшен Филология фәннәре докторы, профессор Ә.М.Закирҗанов, театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н.Тихоновец, театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В.Кораблина, Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче Е.И.Рябова бәяләде. Мәртәбәле жюри эскизга тирән анализ ясады, лаборатория-семинарның мөһим якларын ассызыклады һәм катнашучыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Лаборатория 29 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.