8 февраль 13.00дә Тинчурин театрында милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк уку узачак.
Киләсе чарада Илсөяр Иксанова һәм Гөлсинә Хәмидуллинаның «Ут өстендә Әптәнә» ике пәрдәлек драмасы тәкъдим ителәчәк. Әсәрне Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиева укыячак.