90 СЕЗОН

Яңалыклар

Александр Платунов белән очрашу!

Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, театр музеенда – артистлар, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашында драматурглар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән кызыклы һәм эчтәлекле очрашулар үтте. Тематик очрашуларның берсендә “Ап-арт” Иҗат берләшмәсе директоры, дәүләтнеке булмаган театрлар арасындагы “Рождественский парад” фестиваленең экспертлар советы рәисе, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең номинация советы әгъзасы Александр Платунов, “Театральный Петербург сегодня” дип аталган темага очрашу барышында, бүгенге көн театрлар эшчәнлегенә кагылышлы шактый мәгълүматлар белән уртаклашты.