90 СЕЗОН

Яңалыклар

Айсылу Мөсәлләмова: Үзебезнең олы тормыш юлына беренче тапкыр басуыбызны аңладым (“Ватаным Татарстан”)

Тиздән мәктәпләрдә соңгы дәрес узар, укучылар соңгы тапкыр вальс әйләнер, ап-ак алъяпкычлар да соңгы тапкыр киелеп, иң өске киштәгә алынып куелыр.  Майның соңгы көннәре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әнә шулар белән истәлекле. Бүгенге сәхифәбез кунаклары да әнә шул саф, матур хатирәләре турында сөйләде.

Айсылу Мөсәлләмова, актриса:

– Шау чәчәкле май ае җиткән саен,  кеше күңелендә ак алъяпкычлы мәктәп елларын сагыну хисе уяна. Яраткан укытучыларымны  йөрәк түремдә саклыйм. Мәктәп тормышы минем өчен беркайчан да онытылмаслык  бәхетле балачак мизгелләре, киләчәккә  корган якты хыяллар иле булып  калыр. «Соңгы кыңгырау» бәйрәме бер яктан күңелле вакыйга иде, чөнки мәктәптә укыган чакта тизрәк зур буласы, шәһәргә китәсе килә иде. Икенче яктан – бик моңсу. Бәйрәмдә кыңгырау соңгы мәртәбә чыңлаганда үзебезнең олы тормыш юлына беренче тапкыр басуыбызны аңладым.

Минем өчен  быел соңгы кыңгырау чылтыраганга 10 ел булачак инде. 2011 нче елда без урта мәктәпне 5 кыз тәмамладык. Чыгарылыш кичәсенә озак әзерләнгәнебез хәтердә калган. Кичәнең музыкаль өлеше өчен мин җаваплы идем,  урыс телендәге җырларны һәм шигырьләрне татарчага тәрҗемә иттем. Чыгарылыш вальсын 9–10 нчы сыйныф егетләре белән биергә туры килде, чөнки сыйныфташ малайлар барысы да 9 нчы сыйныфтан соң төрле уку йортларына укырга китте.

Чыганак – “Ватаным Татарстан” газетасы https://vatantat.ru/2021/05/54962/

Дата: 23.05.2021