90 СЕЗОН

Яңалыклар

Август башында – Салават концертлары!

И гомернең үтүе! Әле кайчан гына «Мөкәрәмә» такмаклары, «Урсал тау» белән татар дөньясына бәреп кергән Салават – инде үзенең 34 нче сезонына керә.

Камал театры дисәң Салаватны күзаллыйсың, Салават дисәң Камал театры күзаллана! Менә инде дистәләгән еллар дәвамында алар аерылгысыз. Традицияләр тудырыр өчен көчле һәм булдыклы шәхес булырга кирәк шул! Ә Камалда Салават – бик күркәм традиция! Без дә бит Салават дәверенең катнашучылары, димәк без бәхетле!