90 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Мәгариф: Тинчурин театры юбилей сезонына биш премьера әзерли

Тинчурин театрының юбилей сезоны 15 сентябрьдә «Идегәй» дастаны белән ачылачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.  

«15 сентябрьдә театрыбызда 90 нчы юбилей сезоны ачылачак. Бездә хәзер өр-яңа, йомшак, уңайлы урындыклар урнаштырылды, яңа ут җиһазлары булачак. Һәркемгә дә җитәрлек, инфракызыл, 4 каналлы, яхшы сыйфатлы колакчыннар булачак. 3D-форматындагы фотозона эшлибез. Театрыбызда бөтен уңайлыклар тудырылган: машина куярга урыннар бар, хәләл кафе эшли. Барыгызны да көтеп калабыз!» – дип сөйләде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов әйтүенчә, бу елның ахырына кадәр ике премьера көтелә.
«Хәзерге вакытта «Ай, былбылым!» спектакле репетицияләре бара. Аның премьерасы 26 октябрьдә булачак. Спектакльдә күпчелек өлкән буын артистлар катнаша. Жанры буенча – моңсу комедия. Икенче премьера «Көлмәгез, мин үләм». Октябрьдә Буада узачак «Буа: Пространство диалога» халыкара фестиваленә барабыз, анда шулай ук «Ашина» спектакле белән катнашабыз», – диде ул.
Быел К.Тинчурин театры оешуга 90 ел тулуга багышланган башка чаралар да узачак:

    • 6 ноябрьдә театрның 90 еллык юбилеена багышланган зур концерт көтелә. Режиссеры – Камил Гатауллин;
    • 1–30 ноябрь – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тинчурин. Рәссам. Фотограф. Режиссер» фотокүргәзмәсе. (К.Тинчуринның үз куллары белән ясалган архив фотоларыннан торган күргәзмә);
    • 1 октябрь – 30 июнь – Тинчурин театрының 90 еллыгына багышланган «90 афиша» күргәзмәсе;
    • 1–30 ноябрь – К.Тинчуринның шәхси әйберләреннән төзелгән күргәзмә (ТР Милли музее архивыннан, Камал театры музееннан, Тинчурин театры музееннан);
    • 1 ноябрь 18:30 – Тинчурин театры оркестры концерты. Программада Тинчурин театры сәхнәсендә төрле елларда куелган спектакльләрдән музыкаль композицияләр.

Киләсе елга театрда капиталь ремонт көтелә. Хәзерге вакытта аның буенча документлар әзерләнә. Театр яңартылачак, җиһазландырылачак. Сезон ахырына 5–6 яңа спектакль чыгуы планлаштырыла, бик күп гастрольләр көтелә, дип сөйләде спикерлар.

Фәния Лотфуллина

Чыганак: https://magarif-uku.ru/news/headlines/tinchurin-teatry-yubiley-sezonyna-bish-p

Мәгариф: Тинчурин театры юбилей сезонына биш премьера әзерли
Мәгариф: Тинчурин театры юбилей сезонына биш премьера әзерли