91 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Мәдәни җомга: Көрәшче рухлы Исламия ханым

Тинчурин театры тарихы белән артист Исламия Мәхмүтова бер-берсеннән аерылгысыз сыман.

Сәхнәгә ул 19 яшендә махсус белем алмыйча килеп керсә дә, тора-бара «күчмә театрның әнисе» исеменә лаек була. Тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов белән кавышкач, Исламия ханым исеме сәнгать күгендә җетерәк яна башлый. Шушы театрда сәнгатьтә беренче адымнарын ясаган кызлары Лилия белән Ләйсән дә, кияүләре Ринат Шәмсетдинов та Исламия ханымның дәрәҗәсен-данын арттыра. Мәхмүтовлар династиясе барлыкка килә. Тамашачы спектакльгә билет алганда, Мәхмүтовлар уйныймы, дип кызыксына башлый…

Үзе арабызда булмаса да, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты И.Мәхмүтованың исеме бүген  дә халык күңелендә яши. Аның 80 еллыгы театрның 90 еллыгына туры килү дә очраклы түгел сыман.

Исламия Мәхмүтова – бәхетле артистка. Аның иҗат бакчасында К.Тинчурин, Н.Фәттах, Ш.Камал, Җ.Фәйзи, М.Кәрим, Т.Миңнуллин, Т.Гыйззәт. М.Мәһдиев, И.Юзеев һ.б. классикларыбызның үлемсез әсәрләре бар. Шулар янында К.Гольдони, В.Шекспир, Б.Брехт, М.Горький һәм дөнья күләмендә танылган бүтән драматургларның пьесалары да җитәрлек. Күп очракта спектакльләрнең уңышы анда катнашкан Исламия Һидиятулла кызының осталыгына барып тоташа. Илдар Юзеевнең «Кыр казлары артыннан» әсәрен генә мисалга китерик. Ул 1976 елда куела, әмма анда яңгыраган шул ук исемдәге җырны бүген дә тамашачы сәхнәләрдә көтеп ала, аның беренче ноталарын ишетүгә үк шатланып кул чаба башлый. Кызганыч, җырны  Исламия апабыз кебек башкаручылар гына юк. Гомумән, драма артистлары җырларны эстрада җырчыларына караганда да үтемлерәк итеп башкара кебек. «Әсәремнең шулай озын гомерле булуы, һичшиксез, Исламия Мәхмүтованың талантлы башкаруына бәйләнгән», – дия торган булган Илдар Юзеев үзе дә. 

Мәхмүтова илле елдан артык гомерен татар театрына багышлады. Шуның яртысы тәгәрмәч өстендә, халык арасында үткәнгәме, аның иҗаты халыкчан, күңелгә якын, теле татлы иде. Шул халыкчанлыгы белән Исламия апа күпләгән театр сөючеләрнең йөрәгенә юл тапты. 

Тамашачыны актрисаның гаҗәеп көчле энергиясе, темпераменты да үзенә тарткандыр. Аның сәхнәне тутырып килеп чыгулары әле дә күз алдында тора. Лирик җырларны эреп китәрлек итеп башкарса да, көрәшчеләр рухыннан иде Исламия ханым. Көрәшеп, Тинчурин театрына бина яулап алган шәхес  ул. Камал театры Горький урамыннан Татарстан урамындагы хәзерге биналарына күчкәч, алты артист – Исламия Мәхмүтова, Марсель Җаббаров, Айзирә Мотаһарова, Әнәс Галиуллин, Ринат Мифтахов, Гөлчирә Закирова Мәскәүгә, СССР Мәдәният министрлыгына юл тота. Ниятләре – күчмә театрны Спас манарасындагы түбәсе җимерелеп килгән бүлмәдән зур, якты, иркен бинага күчерү. Ильичева атлы ханымга бөтен зарларын сөйлиләр, татар театрының мәһабәт бинага лаек булуын мең кат дәлиллиләр. Ильичева тыңлый-тыңлый туеп-арып бетә. Моңа кадәр үз күзе белән күргәне булмаса да, татар театрының, чыннан да, антик чордагыдай зур сарайларга лаек булуына ышана башлый. Чөнки казанлылар җыйнаулашып килгән. Гадәттә, артистлар берәм-берәм, фатир, лаеклы исем, грамота сорарга килә. Ильичева Исламия ханымның ялкынланып сөйләвенә бигрәк тә гашыйк булган, ахры. Казанга кайтуларына, боларны үзебезнең Мәдәният министрлыгында көтеп торалар. Һәм тиз арада биналы да булып куялар. Шулай итеп, Тинчурин театрының күчмә тормышына нокта куела. Хәер, озын-озак гастрольләр аннан соң да дәвам итә әле….

Халык арасында спектакльләр белән йөргәндә нинди генә язмышларга дучар булмыйлар да, нинди генә җан өшеткеч тарихлар ишетмиләр. Сизгер җанлы И.Мәхмүтова шуларны барысын да мыегына чорнап бара. Һәм бер көнне үзе дә яза башлый. Әфганда һәлак булган дип саналган, әмма ахырда исән-имин кайтып кергән егет турында «Син бит минем бергенәм» пьесасы 1997 елда языла. Аннары «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» иҗат ителә. Өчесе дә тормыштан алынган. Бу әсәрләрнең язмышы бәхетле булып чыга. Тормышчан пьесаларны актриса күңел самимилеген кушып сәхнәләштерә һәм алар озак еллар сәхнәләрдә уйнала. Бүген дә  тамашачылар Исламия Мәхмүтованы һәм яшьлекләрен сагынып, бу спектакльләргә зал тутырып килә. 

Язучылар төрле була. Бөтенесе дә сюжетны тормыштан алырга омтыла. Әмма ни өчендер барыбер әсәрләр аерыла. Моның сере нидә? Әле күптән түгел генә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры гастрольгә Казаныбызга килгәч тә шул турында күп уйланылды. Ник дигәндә, бу килүләрендә бик төрле спектакльләр алып килгәннәр иде. Җәмгысы ун әсәр. Милли фольклорга нигезләнгән «Кодача» музыкаль комедиясе аеруча хуш килде. «Җиде буын» шәлкеменнән милли телнең киләчәге турында борчылып куелган һәм бик көчле яңгырашлы ике спектакль шулай ук йөрәкләргә үтеп керде. Башкортстанда туган һәм «Кызыл паша» исеме белән билгеле татар кешесе Кәрим Хакимовның дипломат буларак Якын Көнчыгыш илләре белән дуслык урнаштыруы, 1938 елда исә атып үтерелүе турында спектакль дә күңелдә байтак сораулар уятты. Нишләп моны башкортлар куярга батырчылык иткән, ә без түгел? Халисә Мөдәррисова әсәре буенча куелган «Бәхет хакы» спектаклендә атаклы Фидан Гаффаров сәхнәгә чыкты, ул да онытылмаслык. Ләкин арада бөтенләй бүтән ике спектакльнең булуы бераз кәефне кырды. Дөрес, алар икесе дә шәп куелган. Халык та бик яратты. Мышык-мышык борын тартуларына караганда, күңелләре бик нечкәргән иде. Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Синсез килгән язлар»да ирләренең хыя­нәтеннән соң озак кына күңел җәфалары кичергән яшь һәм олы яшьтәге ике хатын-кыз язмышы сурәтләнә. Заһидә Мусина романы буенча сәхнәләштергән «Килен» тамашасында  исә вакыйгалар башта анасы, аннары кайнанасы, ире тарафыннан җәберләнеп, ахыр чиктә ялгыз калса да, бәхетле булырга үзендә көч тапкан яшь хатын тирәсендә әйләнә. Вакыйгаларның телевидение экраннарында көн саен әйләндерелгән очсызлы хатын-кыз сериалларындагы ише гади, затсыз икәнен дә аңлыйсың. Әмма артистлар уены шулкадәр җәлеп итә ки, теләсәң-теләмәсәң дә ахыргача карап бетерәсең. Академия театры артистлары уйный бит. Халык ярата, кул чабып геройларны хуплый. Бу әсәрнең кыйммәте нидән гыйбарәт, дигән сорау берәүдә дә тумый. Биш-алты көнлек гастроль программасында ике шундый тамашаның булуы артыграктыр, бәлки. Академия театрлары халыкны җиңел җәлеп итә торган, бер күзәнәкле әсәрләр кую ягына борылган, дигән сүзме бу? Тамашачының мышык-мышык җебеп утыруына үзләре дә алданамы артистлар? Халык ярата икән, димәк, без дөрес юлда, диме? Академия театрында куелгач, артистлар бирелеп уйнагач, тамашачының бер карап онытыла торган спектакльләрне эталон дип кабул итми хәлләре юк…

Исламия Мәхмүтованың пьесалары да гади, фәлсәфәле уйларга этәрми кебек. Әмма бу ике төр әсәрләр барыбер нәрсәсе беләндер аерыла. Ул аерманы эзләп озак баш ватасы түгел – поэтика, безнеңчә әйтсәк, шигъри аһәңдер ул, мөгаен. Мәхмүтова тормыштан алып язса да, барыбер символлар белән эш итә  –  мәхәббәт чишмәсе, мәсәлән. Мәңгелек темалар күтәрә – әйтик, сугыш. Һәр чорда да кыйммәтле булган игелек, миһербанлык кебек төшенчәләрне алга сөрә, әйтик, тәрбиягә алынган бала. Кайбер авторлар кебек, ире кыйнаган хатынны пьедесталга күтәрергә маташмый. Чөнки сәхнә ул тормыш үзе түгел, аның чагылышы, дигән бер классигыбыз. Кыйналган хатыннардан кала сәхнәгә күтәрердәй бүтән геройларыбыз да бар, мәсәлән, шул ук «Кызыл паша»…

Исламия апабызның бөтен талантларын санап бетермәгәнбездер әле. Мәсәлән, аның режиссер буларак Д.Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», И.Юзеевнең «Резидәкәй», Н.Гаетбайның «Аты барның дәрте бар», Р.Сәгъдинең «Сынган беләзек» пьесаларын сәхнәләштерүен әйтергә онытканбыз. 

Ә иң зур эшләренең берсе – Б.Брехт пьесасы буенча куелган «Кураж ана» спектаклендә Кураж ана роле турында аерым әйтү кирәк.  Беренчедән, актриса бу әсәрне үзе татар теленә тәрҗемә итте. Аталарын, бабаларын сугышта югалткан татар тамашачысына якын булсын, дип тырышып эшләде. Әсәре дә нинди бит! Драматург аны Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1939 елда язып тәмамлаган һәм соңга калуына бик уфтанган. «Язучылар, ил башлыклары сугыш башлаган тизлектә яза алмый, чөнки язу өчен баш кирәк», – дип теркәп куйган  ул көндәлегенә. Вакыйгалар Германиядә бара, анда исә утыз ел дәвам иткән сугыш милли афәткә китерә. Баш героиня сугыштан файда күрә, ахыр чиктә  шул канкоешта балаларын югалта. Чынлыкта, Кураж ана сугыштан арына алмаган, үзен дә, башка халыкларны да юк итүче, акылга утыра белмәгән илне гәүдәләндерә. Сугыштан файда күрүче Кураж ана образы белән автор коммерция максатларын күз уңында тотучы ил башлыкларына киная ясаган. Автор бу пьесасын халыкларны кисәтер өчен язган була. Әмма, күргәнебезчә, кешелек акылга килә белми. Кызганыч, бүген «Кураж ана» спектакле сәхнәләребездә бармый. Исламия апабыз бу рольне татар кешесенең йөрәгенә үтәрлек итеп башкарган иде. Бүген дә бәрелеш кырларында асыл улларыбыз баш сала бит…

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shn/korasce-ruxly-islamiia-xanym

Мәдәни җомга: Көрәшче рухлы Исламия ханым
Мәдәни җомга: Көрәшче рухлы Исламия ханым