90 СЕЗОН

Экскурсия

Нәни дусларыбыз театрда кунакта

Бакча балалары, 1-4 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Нәни дусларыбызга театрның тылсымлы матур дөнья икәнлеген төшендерү күздә тотыла. Экскурсия барышында балаларны музей, тамаша залы белән таныштыру көтелә. Балалар бүлмәсендә алар өчен спектакльләрдән өзекләр күрсәтелә, викторина уздырыла. Нәни тамашачылар өчен фойеда артистка Гүзәл Галиуллинадан мастер-класс көтелә.

6+    

Дәвамлыгы: 45 минут.