«Театрдагы остаханә үзара мәгълүмати алмашу мәйданчыгы булсын иде», — диде остаханә авторы.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачылды. Остаханәдә дизайнер киемнәре һәм эшләнмәләре коллекциясе белән танышырга мөмкин.
«Студия театр тамашачылары өчен ачык, аны спектакль алдыннан да, антракт вакытында да карарга була. Тинчурин театры мине кунак буларак чакырды. Кунак булып кына калмам, рәхәтләнеп эшләрмен дип уйлыйм, чөнки бирегә килгән кеше эшләрем белән кызыксына, сораша. Тинчурин театрындагы остаханә үзара мәгълүмати алмашу мәйданчыгы булсын иде», — диде дизайнер «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Остаханә өчен махсус түгәрәк өстәл ясалган, аның эчендә Наҗия Галимова алып килгән материаллар урын алган. Наҗия Галимова Тинчурин театрының костюмнар буенча рәссамнарына консультация дә бирәчәк. Дизайнер белән театр костюмерларының беренче уртак эшен режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектаклендә күрергә мөмкин булачак. Спектакльнең премьерасы 2022 елның апреленә билгеләнгән.
Күргәзмәне тамашачы буларак карарга килгән Розалия Гыйззәтуллина Наҗия Галимованы актриса, дизайнер, рәссам, чигүче буларак белүен әйтте. «Ул бик талантлы кеше. Миндә Наҗия ясаган берничә муенса бар. Наҗияне күбесе белә, алай да аны барлык татар дөньясы шәхесләре күрсен иде. Наҗия кебек кешеләргә юл күбрәк ачылсын иде», — диде ул.
Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина Наҗия Галимова теккән күлмәктә чыгыш ясады. «Эстетикасын күптән күзәтәм, коллегаларым да аның эшләрен киеп йөри. Иҗатына һәрчак сокланып карыйм. Аның остаханәсен күргәч, матурлыктан күзләрем камашты. Наҗия миңа тиз арада бүгенге кичәгә туры килерлек образ табып бирде. Күлмәк бүгенге халәтем белән тәңгәл килә», — диде ул.
Наҗия Галимова фикеренчә, театрга кеше ләззәт алырга, ял итәргә, күңелен бушатырга килсен иде. «Остаханәләрдә катнашып, кеше төрле шөгыль белән таныша, музыка тыңлый, үз-үзен ишетә башлый. Театр — күңелгә якын урын. Мин үз һөнәремне яратам, дизайнерлык эше миңа бик җиңел бирелә. Әйткәннәрен көтеп тормыйм, кешеләрне, предметларны күреп, илһам алам», — дип аңлатты ул кичәдә.
Дизайнер яшүсмер чагында озаклап китапханәләрдә утырырга яратуын искә алды. «Яшьтәшләрем белән бер урында булу миңа кызык тоелмады, минем тирәлектә күбрәк өлкән буын булды. Мин үземне иҗат кешесе дип саныйм, ләкин һәр кеше дә иҗади яктан ачыла ала. Миңа калса, һәр кеше — рәссам, һәр кеше үзенчә иҗат итә. Максатым — кызыклы кешеләрне бер урынга туплау», — диде ул.
Наҗия Галимова киләчәктә театр өчен костюмнар тегәргә хыяллануын әйтте. «Театрда мин үземне өйдә кебек хис итәм. Мин иртән дә, кичен дә монда. Әти-әнием дизайнерлык өлкәсен бөтенләй аңламады. Кеше үз юлын тапса, бер дә курыкмасын иде. Мин шигырьләр яздым, рәсем ясадым, гитарага, хорга йөрдем. Хәтта биюгә дә йөрдем, балалар белән спектакль дә куеп караган булды. Үземнең юлны табар өчен нәрсә генә эшләмәдем», — дип йомгаклады ул.
Наҗия Галимова — рәссам-дизайнер, модельер, КФУның әдәби-нәфис салонының мактаулы әгъзасы. Тумышы белән Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Ике тапкыр Islamic Clothes Халыкара конкурсы Гран-при иясе, «хәзерге костюмдагы этник мотивлар» номинациясендә югары мода «Этно-Эрато» халыкара конкурсы җиңүчесе.
Ул «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең, ЮНЕСКО мәдәният һәм сәнгать институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.