Аңа дуслары яратып «Шәмсиеч» дип дәшә. Курайда уйный, акчалар тарихы белән кызыксына. Татарстанның атказанган артисты Ренат Габдрахман улы Шәмсетдинов тагын ниләр белән мавыга? Үзе һәм аның хатыны, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән сөйләштек.
– Ренат абый, сез ничә ел сәхнәдә инде?
– 30 ел. 1991нче елның 10нчы мартында Кәрим Тинчурин театрына эшкә килдем. Безне карап үскән бала– чагалар хәзер безнең белән бер сәхнәдә эшли. «Балачакта сез минем өчен үрнәк идегез. Сезнең иҗатыгыз мине театр юлын сайларга этәрде», – дип үземә дә әйткәннәре бар. Димәк, эшемнең нәтиҗәсе булган. Кемдәдер театрга мәхәббәт тудыра алганмын икән, 30 елым юкка үтмәгән.
– Яшь буыннан шундый мактау сүзләре ишетү рәхәттер?
– Әлбәттә. Кешегә, бигрәк тә ир– атка тормышны алып барыр өчен нәрсә кирәк? Минемчә, үз– үзеңне күрсәтү кирәк. Шулай ук башка кеше тарафыннан үз эшенә бәя алу да аның өчен бик мөһим. Эшеңә бәя бирсәләр, юк кына хезмәтеңне дә зур дип бәяләсәләр, кешенең эшенә дә, тормышына карата да мөнәсәбәте үзгәрә. Кызганыч, хәзер бу бик сирәк күренеш. Элек телефон– фәләне булмаганда, без барыбер шөгыльсез ятмадык – үзебез таба идек. Җыелып, чыр– чу килеп уйный идек. Әле бит уйнарга чыкканчы йорттагы эшләрне бетерергә кирәк. Тиз– тиз эшлисең дә, уйнарга чабасың, тик шунда әтиең туктатып: «Эшләп бетердеңме?» – дип сорый һәм эшеңне тикшерә. «Менә монда җыештырмагансың», – дип төртеп күрсәтсә дә, «Җыештырдым, сыер әле генә буяган», – дигән җавап табып, урамга йөгерәсең. Күңелле чорлар, аны еш сагынабыз. Шуңа да карамастан һәр чорның үз күңеллесе. Без үскәндә олылар безгә карап: «Булмас сездән», – дия торганнар иде. Хәзер без яшьләр турында шулай дибез.
– Артист булып туган ул, диләр кайберәүләр турында. Ә сезнең сәхнә юлы ничек булды? Бу кемнәндер бирелгән сәләтме, әллә тормыш үзе бу өлкәгә кертеп җибәрдеме?
– Артист булу – сәләт дигән сүз. Ә сәләт балада туганда ук булырга тиеш. Ләкин аны үстерү синең тирә– юнеңнән, үзеңнән тора. Гади генә мисал: сәләтне орлык дип алыйк. Орлыкны ташлы җиргә утырттык ди. Ул шытып чыкты, тик кәкре булып үсте, ныгымады. Орлыкны уңдырышлы җиргә төрттең исә – уңышыннан куанырсың. Минем гаиләм шундый иде. Әни бик җор телле хатын иде, сүзгә кеше кесәсенә кермәде. Олы апам матур җырлый, уртанчы апам телгә бик оста. Тирә– ягымда сәләтле кешеләр булгач, үзем дә сәләтемне үстерә алдым. Театр өлкәсенә көтелмәгәндә кереп киттем. «Театр училищесына егетләр җитми, бармыйсызмы?» – диделәр. Ничек бармыйбыз инде. Без – авылның «танылган» йолдызлары бит. Менә шулай барып кердек. Шул адым минем бөтен тормышымны хәл итте дә инде. Бик сәләтле җитәкче, укытучы Илдар Хәйруллин кечкенә томшыклы чебешләрдән чын кошлар ясаучы булды.
– Театрның нинди чорларын сезнең тормышыгыз һәм гомумән, актерлык тәҗрибәсе җыю өчен иң бай чор дип атар идегез?
– Менә бу чорга кайтыр идем дигән нәрсә юк. Әйтик, театрга килдек, эшлибез – рольләр бирәләр. Аның һәрберсе кадерле, һәркайсын балаң кебек карарга, үстерергә кирәк. Аерым бер чорны гына бай чор дип атый алмыйм. «Әгәр тормышыгызны яңадан яши башласагыз, сез бу юлны сайлар идегезме?» – дигән гомерлек сорау бар. Мондый сорауны бөтенләй аңламыйм. Син бу юлны үткәнсең, нәкъ шул юлны кичәргә теләгәнсең. Һәрберебезнең дә шул сорауга җавабы – «Әлбәттә».
– Димәк, сез бүгенге көн кешесе?
– Әйе, динебез дә төшенкелеккә бирелмәскә, һәр туган таңга сөенергә һәм шөкер кылырга куша.
– Иҗат кешесе өчен «ирек» төшенчәсе аның дусты. Сез ике чорны, Совет чорын да кичкән һәм хәзергесен дә күргән кеше. Менә бу ирек төшенчәсе бу ике чорда да бертөрле яңгырадымы икән?
– Ирек ул һәрвакыт бар иде. Күп кенә режиссерлар белән эшләргә туры килде. Кайберләре спектакльне үзләре теләгәнчә генә куя, әйтәсе фикерен дә матур итеп тамашачыга җиткерә – халык аңлый. Ә кайбер режиссер эзләнә. Ул ахырын уйлап тапкан, фикере дә бар, тик шул фикерне дөрес итеп тәкъдим итү юнәлешләре җитеп бетмәскә мөмкин. Әгәр артист алдына дөрес бурыч куйсаң, ул кысалардан чыкмый гына да ирекле булачак. Ә кысалар яки чикләр билгеләнсә, син аннан берничек тә чыга алмаячаксың. Бу очракта син уйнаган герой образы да аңлаешсызрак була. Артист ирек сорый, ләкин вакытында аңа «типкәләп» куярга кирәк.
– Артист булу гадәти тормышта ярдәм итәме?
– Ярдәм итә. Артист – кеше белән тизрәк аралаша, уртак телне тизрәк таба. Безгә ул яктан җиңелрәк. Әгәр дә син танылган кеше булсаң, тагын да җайлырак. Мөһим кеше белән сөйләшкән вакытта ул сиңа беркайчан да: «Булмый инде», – димәс. Урамда, машинада да андый хәлләр булгалый. Инспектор туктатып: «Юл кагыйдәсен боздыгыз бит», – дияргә мөмкин. Аннары танып: «Әй, абый, сезмени әле бу. Бозмагыз инде, сезгә бит оят булырга тиеш», – дип өстиләр. «Оят инде, оят. Ашыгам бит», – дип кайчагында штрафсыз киткән дә булды. Артистларның берсенең дә: «Артист булу – минем өчен йөк», – дигәннәрен ишеткәнем юк.
– Театр белән гаилә тормышын да аера белергә кирәк. Ә сезнең хәләлегез дә – сәхнә кешесе. Бу кыен түгелме?
– Берәр чит кеше кереп, безне карап торса «сәер гаилә» дияр иде. Кайвакытта кызып китәбез дә, спектакль, кино геройларының сүзләре белән сөйләшә башлыйбыз. Шул кешенең интонациясен кабатлап, аның тавышын чыгарырга тырышабыз хәтта. Без малай белән сөйләшкәндә кайчагында шаярып көлеп, җырларга, сөйләнергә тотынабыз. Әнисе безгә карап тора да: «И, Аллам. Берсе дурак, икенче тагын да дураграк», – дип көлә.
– Димәк, ике иҗат кешесенә бергә яшәү авыр түгел?
– Юк, чөнки эшнең нечкәлекләрен аңлыйсың. Яшь вакытта булган бер очрак белән бүлешим. Бер кыз белән йөрдем, инде өйләнешү турында да уйлый башлаган идем. «Әйдә өйләнешик», – дигәч, теге кыз миңа: «Син укып бетереп артист булырсың. Шуннан спектакльдә уйнарсың, кинода төшәрсең. Анда берәрсе белән кочаклашканыңны күргән саен телевизор ватасым юк бит», – диде. Мин кычкырып көлдем һәм уйга калдым. Дөрестән дә. Шул кызга хәзер дә рәхмәт әйтәм, ул миңа дөрес юнәлеш биргән. Сөйгән ярыңны дөрес сайла дигән сүзне әйткән. Көнче кеше белән тормыш корып булмый. Кочаклашу – сәхнәдә генә, ә сәхнәдәге мин – мин түгел. Ә Лилия белән бер– беребезне аңлыйбыз, ике артист башы бер гаиләгә сыя, кыскасы.
– Лилия апа белән танышкан мизгелләрегезне дә искә алыйк әле.
– Без укыганда төркемгә яңа кыз килде. Ул барыбыздан да соңрак килде. Лилия – артистлар гаиләсеннән, аның нәрсә икәнен аңлый, белә. Шуңа күрә аңа бу өлкәгә кереп китәргә, өйрәнергә авыр булмады. Ул чакта аның Мәхмүтова булуына да игътибар итмәдек. Бик тиз аралашып киттек, музыка бәйләде дисәм дә була. Мин – курайда, ул фортепианода уйный иде. Бер якта тордык, укырга бергә йөрдек. Менә шул дуслык мәхәббәткә әйләнде. Мин аның Исламия Мәхмүтованың кызы икәнен соңрак белдем. Малай чактан аларны күреп үскән бит, башта сәер булды.
– Театр тормышына кире кайтыйк әле, бүген ул ни хәлдә?
– Хәзер театр тормышы үзгәрде. Элек театр сәнгать төшенчәсе белән бер рәттә иде, хәзер тамаша белән. Әгәр дә тамашачының күңелен күрә аласың икән – яхшы, юк икән – синең сәнгатең беркемгә дә кирәкми. Гомер үтә, кеше алмашына. Башка чор кешеләре килә, аларга спектакльнең бүтәне кирәк. Алар бүтән нәрсәгә өстенлек бирә. Элек Аллаһка табынсак, хәзер – акчага. Элек кеше соңгы акчасына билет ала иде. «Сез дә шундый ук кешемени, кулыгызны тотып карасак ярыймы?» – диючеләр бар иде. Ә хәзер: «И, шулмы? Мин аны беркөнне туйга чакырдым, җырлап китте», – диләр. «Инстаграмда күрдем инде, эчеп исереп егылган иде», – дип өстәп тә куялар әле.
– Казанда тамашачылар яраткан артистларына чәчәкләр, уенчыклар бүләк итә, хәтта бәлеш пешереп сыйлый. Ә сезнең нинди үзенчәлекле бүләк алганыгыз бар?
Л.М: –1991нче елда әни (Исламия Мәхмүтова. – Авт.) «Резидәкәй» дигән спектакль куйган иде. Без театрга килгән вакыт кына бу, Илдус хәзрәт Фәиз дә монда эшли иде. Спектакль тәмамлангач, кызлар Илдус белән Ренатны көтеп басып торырлар иде. «Сезнең янда басып торыйк әле, сөйләшик әле», – диләр иде. Ренатның бервакыт уенчык күтәреп алып кайтканын да хәтерлим.
Р.Ш: – Чәчәк бирәләр, дөрес. Чәчәк, күп булса, 10 көн тора, аннары шиңә. Ә менә бүләк күңел түренә сеңеп кала. Менә ул инде – гомерлек истәлек.
– Бик тапталган сорау, әмма: спектакль вакытында сүзләрне онытканыгыз булдымы?
Р.Ш: – Дүрт аяклы ат та абына. Йөз тапкыр уйнаган спектакльдә дә уңайсыз ситуация килеп чыгарга мөмкин. Аны ерып чыгар өчен дә сәләт кирәк.
Л.М: – Төшкә бик еш керә. Йә күлмәгеңне киеп өлгермәгәнсең, йә чәч үрергә өлгермәгән буласың. Аллаһка шөкер, төш кенә икән, дип уянып китәсең. Хәтеремдә, Аксубай районында гастрольдә йөрибез. Спектакль уйныйбыз. Бер мәлне мәдәният йортында ут бетте. Халык таралмады. Берничә машина утларын кабызып, тәрәзә аша сәхнәне яктыртып, музыкасыз– нисез уйнап бетердек.
– Билгеле булганча, театр артисты сәхнәдә кемне генә уйнамасын, кинода төшкәнче чын актер булып танылмаячак. Атаклы булмаячак, диюем. Килешмисезме? Театрда чирканчык кына ала, ә төп казанышны кино китерә кебек.
Р.Ш: – Килешәм. Кино, телевидение роле зуррак. Театрга 100 кеше килсә, телевизорны мең кеше карый. Мәскәү артистларын күрү өчен Мәскәүгә бару кирәкми, телевизордан күрәм, монда да шулай.
Л.М: – Ренат «Уеннан уймак» фильмында Габдрахман ролен уйнаганнан соң, күпләр аңа «Шәмсиеч» дип эндәшә башлады.
Р.Ш: – Яшерен– батырын түгел, ул киноның сценариен үзебез төзедек. Татар телевидениесендә драма, мелодрама жанрына караган фильмнар күбрәк, шуңа күрә безнең комедия төшерәсе килде. Балдыз (Ләйсән Мәхмүтова. – Авт.) котыртты, без алындык һәм башкарып чыктык.
Л.М: – Бу фильм – бик зур истәлек. Аның беренче өлешен генә алсак та, анда уйнаган күпме артистлар хәзер безнең арада юк инде. Әти белән әни дә шулар исәбендә.
– Тагын берәр кинода төшәргә исәп юкмы?
Р.Ш: – Хәзер бит «кастинг» дигән әйбер бар. Анда бик тиз аралыйлар – өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң юк. «Мәскәүдән килеп төшерәләр икән, кастингка кереп чыгыгыз әле», – диделәр. Лилияне алып бардым. «Син дә кереп чык», – диделәр. «Юк, кирәкми», – дип кереп кастингка үттем һәм «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшеп кайттым. Яңа алымнарга өйрәнү өчен бик яхшы тәҗрибә булды ул.
– Ренат абый, сезнең тагын нинди өстәмә шөгыльләрегез бар?
Л.М: – Курайлар җыярга ярата. Чаңгы таягыннан үзе ясый. Шул курай белән күпме концертларда катнашты ул. Соңгы арада Кытай флейтасында уйнау турында хыяллана. Читтән кайтартты да инде. Нумизматика белән дә шөгыльләнә, акча җыя.
Р.Ш: – Һәр акчаның да үз тарихы бар. Ул бик кызык шөгыль.
– Театр сезнең өчен нәрсә ул?
Р.Ш: – Яшәү рәвеше.
Л.М: – Үткәнем, бүгенгем, киләчәгем.
Автор – Рәйдә Нигъмәтҗанова;
Чыганак – “Безнең гәҗит”, 2021, №35 (8 сентябрь)
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/110921/ike-artist-bashy-ber-gailg-syya