Театр бинасына якынаюга, күптән күрмәгән иптәшләре белән сөйләшеп торучы абзыйлар күренде. Алар бу очрашуга шундый шат иде ки, бина эченә кереп җитә алмый, ишек төбендә үк хәл-әхвәл сораштылар:
– Нихәлләрдә соң? Сезне күрмәгәнгә…
– Кайтмыйсың ич, без айга бер булса да сугылабыз.
– Ярый әле концертлар бар, кайчан күрешер идек, – дип көлеште алар.
Бу кызыклы әңгәмәне моңлы гармун тавышы гына бүлде. Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятенең, район сәнгать мәктәбенең бию ансамбльләре гармун моңы, дәртле җырлар белән каршы алды якташларын. Чәк-чәк һәм бавырсак белән дә сыйлады, гармунга биетте дә, көлдертте дә. Шүрәле белән кети-кети уйнарга да өлгерде халык.
Бер очрашу – үзе бер гомер, диләр. Арча халкына да таныш бу сүзләр. Монда килгән һәркем бер-берсе белән күптән таныш булган кебек сөйләшә, көлә һәм күтәренке кәеф белән кайтып китә. Үзләре Арчадан булмаса да, бирегә килгәннәр бар икән араларында. 85 яшен тутырган Сәкинә апа Шәймуллина шундыйлардан.
– Килдем әле, һава алыштырып кайтырмын дип килдем, сеңлем.
– Мондый чараларга еш йөрисезме?
– Юк ла. Миңа 85 яшь инде.
– Үзегез кайдан соң?
– Казаннан. Арчага бернинди катнашым юк. Барыбер килдем әле. Карарга килдем, – дип елмайды ул.
«Арчалыларның концертлары әйбәт була иде, быел икенче тапкыр килдем. Спектакль күрсәтәләр дигәч, тагын да сөендем», – дип сөйләде Казаннан Тәскирә апа Кәримова. Үзе тумышы белән Арчадан булмаса да, бу якка килен булып төшү бәхете елмайган аңа. «Горурланып «якташларым» дип әйтергә хакым бардыр. Хәзер төп йортка сирәк кайтыла, шәһәрдә торабыз. Алай да, мондый очрашуны читтә калдырып булмый», – ди ул.
Якташлар очрашуы театр фойесында җыр-бию һәм халык сәнгате күргәзмәләре белән үрелеп барды. Аннары бинаның икенче катындагы «Әдәби мәйдан»га уздылар. Биредә Г.Тукай иҗатына багышланган кул эшләре, районнан чыккан атаклы шәхесләрнең фотолары белән танышу мөмкинлеге бар иде. Кайберләре очрашуга үзләре үк килгәннәр. Якташларын күрүгә шатланып йөрүчеләр исәбендә җырчы Лилия Хәмитова, Гөлзада Сафиуллина, Илназ Гарипов, Илназ Баһ та бар иде.
Чара, гадәттәгечә, район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев сәламләвеннән башланды:
– Ел саен сезне сагынып киләбез. Ә сез кайткан саен безнең хәлне беләсез, район тормышы белән кызыксынасыз. Арча – иң зур районнарның берсе. Күпләр: «Нигә Арча районыннан шуның кадәр күренекле кешеләр чыккан соң?» – дип сорый. Дөрес җавапны белмим. Явыз Иван Казан шәһәрен яулап ялганда, барлык зыялылар да безнең якка качканнар дип кенә шаяртам. Һаман шулай күрешеп, исән-сау булып бергә яшәргә язсын! – дип теләде ул.
Башка еллардан аермалы буларак, арчалылар бу юлы якташларын концерт белән түгел, спектакль белән сөендерде. «Җидегән чишмә» халык театры турында күпләр белә. Бүген халык театры якташларына Аяз Гыйләҗевның «Кияү урлау» әсәре буенча куелган «Урлыйкмы? Урламыйкмы?» комедиясен күрсәтте. Театр бинасында спектакль карау гадәти хәл, тик арчалыларныкын аеруча үз иттеләр. Театр җитәкчесе, Арча якташлык җәмгыяте президенты Фәнис Мөсәгыйтов та: «Арча халкы матур итеп эшли дә, ял итә дә белә. Кубып килдек диләр, нигезләре белән килгәннәр. Бар белгәннәрен бүген сезгә күрсәтәләр: җырлыйлар, бииләр, уйныйлар», – диде шаяртып.
Спектакльдә уйнаучыларга тел-теш тидерерлек түгел, чын артист булып беткәннәр. Сәхнә үзгәләү юк, чөнки якташлар – янда. Бер туфракны таптап, бер үк чишмә суын эчкән арчалылар җыелган, дисәк тә ялгыш булмас.
– Арча ягына, аның халкына гел сокланып карыйм. Минем дусларымның да күбесе шуннан. Бу ниндидер очраклы хәл түгел: дустың сиңа караганда талантлырак, яхшырак булырга тиеш диләр бит. Арчалыларга бу хас. Талантлы шәхесләрне дә күп биргән төбәк бу. Спектакльләрен карадым, катнашучыларына рәхмәт. Әмма башка еллардагы кебек җырлы тамаша алып килгән булсалар, әйбәтрәк булыр иде төсле. Ник дигәндә, Арчаның халык арасында да сәләтле, моңлы кешеләре, эстрада тулы җырчылары бар, – дип уртаклашты тумышы белән Кайбыч районыннан булган Чулпан Гарифуллина. – Арчаның берничә авылына кайтканым булды. Сабантуйларын күрдем. Анда гади халыкның катнашуы ошый иде. Якташлар очрашуында да мөмкин кадәр күбрәк арабыздан беребез булган кешеләрне сәхнәгә күтәрсеннәр иде.
Спектакль карала да онытыла, ә бу очрашу күпләрнең телләрендә йөрер әле. «Казанда арчалылар күп икән», «бөтен Арча Казанга күченгән» дип шаяртучылар да булмас түгел. Тик залда кешенең аз булуы гына күңелне кырды. Әллә ел да очрашып арыганмы Арча халкы? Югыйсә, андый зур, данлыклы төбәккә Тинчурин залы гына тар булырга тиеш!
Автор – Рәйдә Нигъмәтҗанова;
Чыганак – “Безнең гәҗит”, https://beznen.ru/basma/2021-14/archalilar-eshli-de-yal-da-ite-bele/
Дата: №14 (14 апрель), 2021