К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры башлап җибәргән “Театр журналистлар клубы”на йөрүебезне дәвам итәбез.
30 мартта “Театр журналистлары клубы”ның өченче очрашуы үтте. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов журналистларга “Театр һәм журналистика” дигән темага лекция укыды. Ул университет еллары, әтисенең авыруы сәбәпле читтән торып укуы, экзаменнар бирүе турында да искә алды.
Нияз Игъламовның һәр укучының соравына тулы итеп җавап бирергә тырышуы, һәр әйткән сүзен тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп баруы аеруча да сокландырды. Ахырдан истәлеккә фотога да төшергә өлгердек.
Автор – Илүзә Ибәтуллина;
Чыганак – “Идел” журналы, http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/teatr-zhurnalistary-klubynda-niyaz-igblamov-beln-kreshtek
Дата: 31.03.2021