16 нчы октябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның атказанган артисткалары Зөлфия Вәлиева һәм Гөлназ Нәүмәтова; яшь талантлы артистыбыз Салават Хәбибуллин һәм музей мөдире Розалия ханым Чабатова, Театр елы уңаеннан, Казанның “№1 Гимназия” укучылары белән очрашуда булды. Театрыбызның әйдәп баручы артистлары укучыларга сәхнә серләрен ачты, кызыклы мастер-класс үткәрде. Укучылар да яраткан артистларына бүләккә спектакльдән өзек күрсәттеләр. Җылы очрашу мизгелләре һәркемнең күңеленә хуш килде.