Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын куйды.
Бу спектакльне тамашачылар шулкадәр җылы кабул итте ки, аны тын да алмыйча карадылар, залда шылт иткән тавыш та булмады. Аның каравы, күпләр аны күз яшьләре аша карады, чөнки әсәрдәге вакыйгалар күңелләрне кузгатырлык иде, аның нигезендә тетрәндергеч мәхәббәт тарихы ята. Татарстанда туып-үскән кыз Алинәнең Ташкент шәһәрендә ире Сабир, улы Айдар белән бик матур итеп яшәп ятулары турындагы күренешләрне карап, аларга сокланып утырдык. Әмма Алинәнең авылдагы туганы – Сылу апасы килгәч, вакыйга бөтенләй башка төрле борылыш алды. Алинәнең беренче мәхәббәте Айнуры исә икән бит! Чәчәкле болыннарда бер-берсенә вәгъдәләр бирешкән бу пар язмыш сынавына дучар була шул. Айнурның армиядә- Чечняда хезмәт иткән җиреннән кайгылы хәбәр – фаҗигале төстә һәлак булуы турындагы хәбәр килә, табутын да ачтырмыйлар, туган авылына җирлиләр. Кунакка кайткан саен Алинәгә күз салып йөргән Сабир аны үзбәк иленә алып китә, бәхетләре яшәсәләр дә, кыз барыбер дә Айнурын йөрәк түренән сызып ата алмый, улына да аның исемен куша. Шуңа да, Әсма апасы Сабирның исән булуы, әмма армиядәге фаҗигадан соң бөтенләй сукраеп калуы турындагы хәбәрне әйткәч, ул бөгелеп төшә. Ышанмый ул бу хәбәргә. “Соң, Әсма апа, Айнурны җирләгәндә, каберенә үзем кереп ятардай будым бит, ничек исән булсын ди инде ул”. Ә табут белән башка солдат кайткан була…Сөйгәнен читән генә булса да күрү өчен , туган авылына кайта Алинә. Аларның очрашу мизгелен, чыннан да, күз яшьләрсез карап булмады.
Тинчурин театры сайты язганча, саф, якты, иң тәүге мәхәббәт Айнурны үлем кочагыннан коткара. Аны сөйгән Алинәнең дә хисе сүрелми яна. Алинә белән Айнур, югалтуларга тап булып, соңлап кына очрашалар. Бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның язмышларына фаҗига булып кергән сугыш йөрәкне тетрәндерә. Бергә була алмауларында Алинә үзен гаепләсә дә, Айнуры аны гаепләми. Чөнки ул безнең ил фаҗигасы: бабалары үлә Германда, аталары – Бөек Ватан сугышында, абыйлары – Әфганстанда, газиз уллары, сөйгән ярлары һәлак була Чечняда…
Әсәрнең авторы һәм режиссеры, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова үзе дә Кайбыч тамашачылары арасында иде.
-Әсәрдәге вакыйгалар тормыштан алынды, бу хәл Арча районында булган,- диде ул. – Авырыбрак торсам да, Кайбычка дигәч, бөтен сырхауларымны онытып сезнең яңга кайттым, терелеп киттем. Спектакльне яратып каравыгыз өчен рәхмәт. Артистларыбыз да талантлы. Иҗатым белән кызыксынуыгыз өчен үзегезгә, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәт. Сездәге “Ак җилкән” халык театры минем берничә әсәремне сәхнәләштереп, халыкка күрсәтте.
Рамилә Әбләзова, үз чиратында, “Ак җилкән”гә фатихасын бирүе, театр телен аңлатуы, бездәге мәдәният хезмәткәрләрен сәхнәдә уйнарга өйрәтүе өчен һәм шушы араларда булган юбилее уңаеннан Кайбыч тамашачысы исеменнән театрның “әнисе” Исламия ханымга бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров артистларга рәхмәтен җиткерде:
-Россиядә игълан ителгән Театр елында куелган бу спектакль, хатын-кызларның гына түгел, ирләрнең дә күңелен кузгатты. Кычкырып елап җибәрер идең, янәшәңдәге күршеңнән уңайсыз. Кайбыч сәхнәсендә күңелгә үтеп керә торган әсәр куелды.
Ә театрның администраторы Зөлфия Бәшәрова Россиядә Театр елы, милли театр үсешенә зур өлеш кертүе һәм пропагандалавы өчен мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәт хаты тапшырды. “Данлыклы Тинчурин театры белән Кайбыч арасындагы дуслык күпере ныклы булсын”,- диде ул, бүләген тапшырганда.
Автор – Луиза Сунгатуллина
Чыганак “Кайбыч таңнары” газетасы
http://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kaybych-skhnsend-sin-bit-minem-bergenm