91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр

Пресс-релиз 

Җиңүчеләрне театр шефлыкка алачак. 

8 ноябрь 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән әлеге фестиваль Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 70 гариза килде. Алар арасында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары бар иде.

Сайлап алу турлары октябрь ахыры – ноябрь башында узды. Анда мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы артистлары бәяләде.

8 ноябрьдә узачак гала-концертта фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Аларны Тинчурин театры шефлыкка алачак. Шулай ук фестиваль кысаларында катнашучылар һәм җанатарлар арасында смарт-сәгать, портатив колонка, чыбыксыз, зур колакчыннар, портатив аккумулятор (power bank) уйнатылачак.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр
Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр Тинчурин театрында Татарстанның иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын бүләкләячәкләр