15-25 ноябрьдә Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясе узачак.
17 ноябрь 18:00дә М.Горький исемендәге Самара академия драма театры сәхнәсендә Тинчурин театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы яки башбаштак комедиясен тәкъдим итәчәк.
Автор — Илгиз Зәйниев, режиссер — Туфан Имаметдинов.
16+
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле милли премиягә 5 номинациядә дәгъва кыла. Алар:
- иң яхшы пьеса (Илгиз Зәйниев)
- иң яхшы сценография (Лилия Имаметдинова)
- иң яхшы костюмнар (Лилия Имаметдинова)
- икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы (Әдилә Хәсәнова)
- иң яхшы спектакль
Премиянең шорт-листына барлыгы 17 спектакль кергән. Жиңүчеләр 25 ноябрьдә Самарада игълан ителәчәк.