Чара Өлкәннәр көне, Укытучылар көне һәм Россиядә Гаилә елына багышланды.
Бәйрәм кичен Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры башлап җибәрде. Театрыбыз актрисасы Әдилә Хәсәнова Гөлүсә Батталованың «Әбием» шигырен укыды. Шулай ук татар яулыклары күргәзмәсе, яулык бәйләү буенча дизайнер Наҗия Галимовадан мастер-класс, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова һәм театр оркестры артисты Алмаз Ахуновтан җырлы-биюле уен һәм «Әбиемнең төсе югалмасын» конкурсы җиңүчесен бүләкләү узды. Чара беренче татар яулыклары бренды «Tatarscarf» дефилесы белән тәмамланды.
Соңыннан бәйрәм кунаклары «Туган-тумача» премьера спектаклен тамаша кылды.