Пресс-релиз
Чара Өлкәннәр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
6 октябрь 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дип исемләнгән бәйрәм узачак.
Программада:
16.00-16.35:
- татар яулыклары күргәзмәсе;
- яулык бәйләү буенча дизайнер Наҗия Галимовадан мастер-класс;
- яулыклар белән дефиле;
- концерт программасы: Тинчурин театры оркестры; театр актрисасы Әдилә Хәсәнова чыгышы;
- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗановадан җырлы-биюле уен.
16.35:
- хедлайнер — Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева.
17.00:
- «Туган-тумача» премьера спектакле.
Чарага керү: 6 октябрь 17:00дәге спектакльгә алынган билетлар буенча.
Исегезгә төшерәбез, моннан тыш Тинчурин театры Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән конкурс игълан иткән иде.
Конкурста катнашучыларга авыр язмышка дучар булган әби-бабаларының тормыш, гаилә тарихларын язарга, әлеге истәлекләрне «Вконтакте» социаль челтәрендә #Әбиемнеңтөсеюгалмасын һәм #Тинчуринтеатры хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Конкурс 26 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр дәвам итә. Иң эчтәлекле язма авторын – бәйге җиңүчесен бүләкләү 6 октябрьдәге бәйрәмдә узачак.