К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонны 15 сентябрьдә – татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә ача. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр төрле чаралар әзерли.
10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салыначак. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнаша.
11.30 сәгатьтә К.Тинчурин паркында драматург бюстына чәчәкләр куелачак.
16.15 сәгатьтә тамашачыларны Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак.
17.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Җилкәнсезләр» спектакле (режиссер – Туфан Имаметдинов) күрсәтеләчәк.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне Кәрим Тинчурин истәлегенә һәм Тинчурин театрының 91 нче сезоны ачылуга багышланган чараларга чакырабыз.
Чараларга АККРЕДИТАЦИЯ 13 сентябрь 12.00гә кадәр уза.