30 июльдә татар телендә сөйләшүче блогерлар очрашуы узачак. II Бөтендөнья милли блогерлар җыены 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түгәрәк өстәл белән башланып китәчәк.
Биредә түбәндәге сорауларга җавап табылачак:
・татар аудиториясен ничек җәлеп итәргә;
・журналистлар һәм блогерлар: дуслыкмы, көндәшлекме;
・блогта миллилекне нәрсә билгели?
15.30 cәгатьтә милли блогерлар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән якыннан танышачак.
Программада:
1. «Музыкаль тарих битләреннән» экскурсиясе
Блогерлар Тинчурин театры бинасын музыкаль яктан ачачак, музыкаль спектакльләр, Кәрим Тинчурин һәм С.Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты, оркестр чокыры белән танышачаклар.
2. «Оркестр буенча сәяхәт» интерактив программа
Театрыбызның баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштырачак, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат китерәчәк, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен ватан һәм чит ил композиторларының күренекле әсәрләре мисалында күрсәтәчәк.
3. «Tatar scarf» бренды милли яулыклар дефилесы