Бүген Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закировның туган көне.
Хөрмәтле Зөлфәт Хәйдәр улы!
Сез — балаларыгызга үрнәк әти, шәкертләрегез өчен яхшы остаз, сәхнәдәшләрегез өчен шәп партнер.
Тырышлыгыгыз, талантыгыз сәхнә дөньясының югары үрләренә менәргә насыйп итсен. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар теләп калабыз.