Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова якташлары – Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәктәбе укучылары белән очрашты. Иҗади очрашу Ленино-Кокушкино яшьләр үзәге китапханәсендә уздырылды. Укучыларга очрашу аеруча кызыклы булды, чөнки Гөлназ Нәүмәтова Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаган шәхес.
Укучылар актрисаның иҗат юлы, артист булу серләре белән кызыксынды. Гөлназ Нәүмәтова үз чиратында китапханә җитәкчесе Тәслимә Сәйфуллина иҗади очрашуны оештыруы һәм милли рухны саклап торуы, халык арасында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләве өчен рәхмәтен җиткерде.
Очрашу вакытында Гөлназ Нәүмәтова укучыларга сәхнә теленнән мастер-класс та уздырды.
Тинчурин театры матбугат үзәге