Татарча Русский English

К.Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм татар театрның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган III Республика мәктәпләре конкурсы нигезләмәсе

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел  тулуга  һәм  Татар театрның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре конкурсы нигезләмәсе

Республика конкурсы бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел  тулуга багышлана (кыскартып- Конкурс).

 Конкурс Кәрим Тинчурин исемендәге милли драматургиянең VIII Халыкара театр фестивале кысаларында үткәрелә. 2012 нче елда Татарстан  Республикасының барлык район мәктәпләре катнашында беренче тапкыр Республика мәктәп конкурсы үткәрелде. Республика мәктәпләре арасында Кәрим Тинчуринның иҗатына  багышланган Конкурсны үткәрү  татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты  ясый.

 Конкурсның максаты һәм бурычлары

- Кәрим Тинчуринның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;

- Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү нигезләренә таянып, гомумбелем мәктәпләрендә балаларда һәм яшьүсмерләрдә эстетик, рухи тәрбия  үсешен активлаштыру;

- балаларны милли театр мәдәниятенә, драматургия һәм әдәбиятка, музыкага һәм хореографиягә тарту;

- сәнгатьнең  кайбер төрләрендә талантлы яшьләрне ачу, аларга булышлык итү;

- татар халкының  мәңгелек традицияләренә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;

- классик әдәбият аша дөньяга карашны киңәйтү;

Конкурсны гамәлгә куючылар  һәм оештыручылар:

 -Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;

 -Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы;

 -ДБО “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры”

    Татарстан Республикасының район мәктәпләрен оештыру  өчен җаваплы театрлар:

 -ДБО “ Чаллы татар дәүләт драма театры”;

- ДБО “Буа дәүләт драма театры”

Конкурска җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә.

Конкурста катнашу бушлай. Конкурска җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.

Конкурста катнашучылар

Конкурста Татарстан Республикасы гомумбелем мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша.

Конкурсның тематикасы

Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан һәм милли драматургиянең асыл үрнәкләреннән сәнгать эшләре күрсәтү карала.

  Татарстан Республикасының район мәктәпләре өчен:

1.Спектакльдән өзек (вокал яки бию булуы хуплана (8-10 мин.));

2. Спектакльдән монолог (3-4мин.);

3.Спектакльдән җыр;

   Казан мәктәпләре һәм  өчен:

Кәрим Тинчурин исемендәге милли драматургия театр фестиваленең спектакльләрен (15-21 сентябрь 2016 ел) карау һәм түбәндәге иҗат эшләрен  башкару сорала:

1.Фәнни-иҗади эш, инша (фестиваль спектакльләрен караганнан соң фәнни–иҗади эш, инша язу өчен темалар ( укучы үзе сайлап ала))

 -“Кәрим Тинчурин -татар театрына нигез салучыларның берсе”

 -“Кәрим Тинчурин –актер, драматург, режиссер”

 -“Минем караган спектаклем”.

 -“Спектакльдә миңа ошаган герой-образ”

 -“Тамашачы нинди булырга тиеш?”

  —   Ирекле тема

2.2. Рәсем-эскиз (караган спектакль буенча)

3.Макет(караган спектакль буенча)

Укучыларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә түбәндәге яшь категорияләре буенча кабул ителә:

  • 1 нче төркем: 5-7 сыйныфлар;
  • 2 нче төркем: 8-9 сыйныфлар;
  • 3 нче төркем: 10-11 сыйныфлар.

Конкурсны үткәрү тәртибе

Конкурс 2016 нчы елның 1 сентябреннән 25 ноябренә кадәр  3 этапта   үткәрелә:

I этап — мәктәпләрдә. 2016 нчы елның 1 сентябреннән 30 сентябрьгә кадәр үткәрелә.

II этап – муниципаль җирлекләрдә. 2016 нчы елның 1 октябреннән    30 октябрьгә кадәр үткәрелә.

III этап – Республика күләмендә.

 Татарстан район мәктәпләре өчен:

-10 нчы ноябрьдә  Буа дәүләт драма театрында,адресы Карл Маркс ур,68 йорт; (10.00 да башлана);

-15 нче ноябрьдә  Чаллы татар дәүләт драма театрында,адресы Хәсән Туфан проспекты,15 йорт; (10.00 да башлана) ;

-18 нче ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында, адресы М.Горький урамы 13 йорт (10.00да башлана);

Казан шәһәре  мәктәпләренең  иҗат эшләре 21-23 нче ноябрьдә тикшерелә.

Номинацияләр:

Конкурста түбәндәге номинацияләр булдырыла һәм тиешле призлар билгеләнә.

“Спектакльдән җыр”  номинациясе:

-музыкаль әсәрнең сәнгати  башкарылышы;

-интонациянең чисталыгы һәм  яңгыраш сыйфаты;

 -тембр матурлыгы һәм тавыш чисталыгы.

 “Спектакльдән өзек”  номинациясе:

-образны ачу;

-сәхнә культурасы, костюм;

-өзекнең  катлаулылыгы.

“Спектакльдән монолог”  номинациясе:

-өзекнең  башкару мөмкинлекләренә  һәм яшь категориясенә туры килүе;

-башкару осталыгы;

-сәнгатьле башкаруның төрле чараларын куллану (костюм  яки  декорация  элементлары, музыкаль бизәлеш).

“Рәсем-эскиз” номинациясе:

 -күзаллауның сәнгати дәрәҗәсе;

 -эчтәлек тирәнлеге, грамоталылыгы;

 -эшне башкаруга иҗади якын килү,  оригинальлек.

 “Фәнни-иҗади эш, инша” номинациясе

 -билгеләнгән теманы ачу,эшкә иҗади якын килү;

-югары дәрәҗәдәге осталык, грамоталылык, яңалык, кызыклы идеяләр, фантазия;

-заманча компьютер технологияләрен куллану;

Барлык катнашырга теләүчеләр   ДБО “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры“ адресына күрсәтелгән форма буенча гариза  җибәрә.

Гаризалар почта бүлекчәсе яки электрон элемтә аша 2016 нче елның  5 нче ноябренә тикле кабул ителә.

Шулай ук, Казан  мәктәпләре фәнни-иҗади эшләрен, рәсем-эскиз, макет эшләрен  2016 нчы елның 5 нче ноябренә кадәр  җибәрергә тиеш булалар.  Фәнни эшләрнең күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-6 биттән артмаска тиеш. Рәсем-эскиз (А-3).

Фәнни-иҗади, рәсем-эскиз эшләре  кәгазь вариантсыз каралмый. Жюри конкурска җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләрне карый һәм иң яхшыларын конференциядә чыгыш ясау өчен тәкъдим итә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының электрон әрҗәсенә; e-mail: tinchurinmuseum@mail.ru һәм почта буенча эшләрнең кәгазь вариантын җибәрә ала (адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 13 йорт).  Тел. 236-66-89; 8-927-031-36-82;

Музей җитәкчесе-  Чабатова Розалия Вәлиәхмәтовна(барлык сораулар буенча шалтыратырга мөмкин).

Шулай ук,  конкурс эшләрен   театрга  9.00 сәг.  18.00 сәг.тикле китерергә  мөмкин.

Конкурс  турындагы мәгълүмат белән Тинчурин театры сайтында  танышырга була.

Финалга чыккан катнашучылар хакында  мәгълүмат хат аша алдан хәбәр җибәрелә. 2016 нчы елның 29 ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында (адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 13 йорт) көндез генераль репитиция үткәрелә (гала-концертка әзерлек) һәм фәнни-иҗади конференция уза. Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган  гала-концерт-бүләкләү  була.

 Бүләкләү

Оештыру комитеты түбәндәге призларны булдырды:

— Диплом һәм конкурсның истәлекле, кыйммәтле  билгесе һәм башка бүләкләр.

—  Конкурста һәр катнашкан укучыга һәм аның җитәкчесенә  шаһәдәтнамә бирелә. Катнашучыларга шаһәдәтнамәләр электрон формада җибәрелә.

Кушымта 1

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел  тулуга  һәм Татар театрның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре конкурсына

Гариза

1. Республиканың район мәктәпләре өчен гариза үрнәге:

Белем бирү оешмасының тулы исеме Әсәрнең исеме, авторы Катнашучылар исемлеге Җитәкче-

нең Ф.И.О;

телефоны,

электрон адресы

Декорация, музыкаль бизәлеш турында мәгълүмат
Ф.И.О. Уйнаган

роле

Туган вакыты, тулы яше, сыйныфы

Сәхнәләштерелгән өзеккә бәяләмә (аннотация)

 

  1. Казан мәктәпләре өчен гариза үрнәге
Белем бирү оешмасының тулы исем,  Иҗади эшнең темасы Катнашучылар исемлеге Җитәкче-

нең Ф.И.О;

телефоны,

электрон адресы

 Өстәмә мәгълүмат
Ф.И.О. Туган вакыты, тулы яше, сыйныфы

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.