Татарча Русский English

Фестиваль көндәлеге: И.С.Цей исемендәге Адыгея Республикасы милли театры «Мактау Аңа» гротескын тәкъдим итте

Бүген, 19 сентябрь, К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында И.С.Цей исемендәге Адыгея Республикасы милли театры Сәидә Хунагова әсәре буенча куелган «Мактау Аңа!» гротескын тәкъдим итте. Спектакльне Адыгея Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Калмык Республикасының атказанган артисты режиссер Аслан Хакуй сәхнәләштергән.

Җиңел сюжетка корылган әлеге сатирик комедия хайваннар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне тасвирлый. Вакыйгалар урманда бара. Пьесаның төп каһарманнары — Тычкан, Төлке, Елан, Кош, Керпе, Аю һәм ике Агач. Спектакльдә ришвәтчелек, ялагайлык, икейөзлелек кебек яман  күренешләр гротеск аша фаш ителә. Бүген спектакль уңыш казанды һәм тамашачылар тарафыннан гына түгел, күренекле театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан да югары бәяләнде.

Куелыштан соң, коллективка диплом һәм фестивальнең төп бүләге — «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды. Кунаклар, үз чиратында, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде, Тинчурин театры музеена китаплар, буклетлар һәм Адыгея халкының милли баш киеме — башлык бүләк итте.

dsc_4526dsc_4531dsc_4628img_4646dsc_4713