Татарча Русский English

Тинчурин фестиваленең икенче көне Даргин театрының “Ана йөрәге” спектакле белән төгәлләнде

Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең икенче көне О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының “Ана йөрәге” спектакле белән төгәлләнде. Биш баласын сугышта югатлткан Ана — Баху язмышы турындагы әлеге фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Шуңа күрә тамашачы артистларга алкышларын кызганмады.

Соңрак күренекле театр тәнкыйтьчеләре — РФ Театр әһелләре берлегенең драматик һәм милли театрлар кабинетлары мөдире, Россиянең Театр режиссерлары гильдиясе җаваплы сәркатибе Марина Корчак, театр тәнкыйтьчесе,  «Страстной бульвар» театр журналы мөхәррире  Елена Глебова, Мәскәү сатира академия театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Нина Карпова, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, татар театры тарихчысы Ильтани Илялова спектакльгә, коллективның эшенә үз бәясен бирде. Алар трагедиянең отышлы һәм уңышсыз якларын билгеләп үтте, үзләренең киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Белешмә өчен.  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап,  Раисат Хубецова әсәре буенча куелган “Ана йөрәге” спектакленең премьерасы былтыр апрель аенда булган. Пьесаны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мостафа Ибраһимов сәхнәләштергән.

Спектакльнең төп каһарманы – 5 бала анасы Баху улларын Кавказ халкы гореф-гадәтләре буенча ялгызы тәрбияләп үстергән. Ана кеше аларның һәркайсын өйләндереп, башлы-күзле итү турында хыяллана. Булачак кәләшләрне дә әллә каян эзләп торасы юк: Ира, Җәмилә, Зәринә һәм Әминат күршедә генә яши. Егетләр һәм кызлар буш вакытларын аралашып, анага хуҗалык эшләрендә булышып үткәрә. Аларның дус һәм тату яшәүләренә ялгыз күршеләр Бимболат белән Хәнисәт тә сөенә. Әмма сугыш афәте ананың хыялларына тормышка ашарга ирек бирми.

Осетия драматургы Раисат Хубецова пьесасында сугышның галәми афәте бер гаилә тарихы, бер ана күзлегеннән сурәтләнә. Бөтен әниләр дә бертигез: бала үлеме аларның һәркайсы өчен дөньядагы иң куркыныч фаҗига. Снарядлар шартлап, җиргә кан коелганда өй җылысының сүрелүен, нәсел чылбырының өзелүен күрүдән дә авыррак нәрсә булуы мөмкин түгел.

dsc_3640 dsc_3650 dsc_3665 dsc_3688 dsc_3699 dsc_3717 dsc_3728 dsc_3740 dsc_3761 dsc_3767