Татарча Русский English

Казанда милли әсәрләр фестивале уза («Интертат»)

Бездә уза торган фестивальнең үзенчәлеге – миллилек. Фестиваль программасы театрларның милли әсәрләренә корылган, – ди К.Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.

Казанда  15-21 сентябрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак. Театраль проект атаклы драматургның  “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән башланып китәчәк.

«Фестивальдә катнашучы һәр коллектив үзләренең милли драматурглары иҗат иткән сәхнә әсәрләрен Казанда күрсәтәчәк, – ди  Фәнис Мөсәгыйтов. – Тамашачы өчен рус теленә тәрҗемә булачак. Милли әсәрләр аркылы аларның сәнгате, көнкүреш гадәтләре, хыял-гамәлләре белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, дуслар табабыз, үзара иҗади күперләребезне ныгытабыз».

Халыкара милли драматургия фестиваленә Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары киләчәк. О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры «Ана йөрәге» трагедиясен, М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры «Туй коймаклары»н, И.С.Цей исемендәге Адыгея Республикасы милли театры С.Хунагова әсәре буенча куелган «Мактау Аңа»гротескын, А.Умуралиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театры Чыңгыз Айтматовның әсәренә нигезләнгән«Исемдә» спектаклен, Яр чаллы татар дәүләт драма театры «Яр» әсәрләрен тәкъдим итә. Казан Яшь тамашачылар театры исә, рус классигы Н.Гогольнең «Уенчылар» фантасмагориясен күрсәтергә җыена.

Татарстан Мәдәният министрлыгының театрлар буенча белгече Аида Мозаффарова К.Тинчурин исемен йөрткән драматургия фестиваленең тарихы, Татарстан мәдәнияте тормышында тоткан урыны турында җылы фикерләрен җиткерде.

Атна дәвамында барган театраль чарада милли драматургия мәсьәләләре, түгәрәк өстәл оештырыла. Республикабыз театр тәнкыйтьчеләре, Мәскәүдән килгән сәнгать белгечләре катнашында һәр спектакльдән соң фикер алышу чаралары да уздырылачак, ди проект авторлары.

«Максатыбыз – Татарстан тамашачысын төрле милләт театрлары иҗаты белән таныштыру,  – ди К.Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире, драматург Шамил Фәрхетдинов. – Моңа ихтыяҗ бар. Фестивалебез менә инде ничәнче ел уза, зал тутырып тамашачы килә. Димәк, алар кызыксына, аларга милли әсәрләр тансык. Театр сөючеләр үзләренә яңа әдәбият, яңа драматурглар, артистлар ача. Ә инде фестиваль программасын төзегәндә без беренче шарт итеп миллилекне алга чыгарабыз. Затлы, сыйфатлы спектакльләр аша тамашачы да тәрбияләнә».

К.Тинчурин исемен йөрткән фестиваль театраль коллективларны якынайтып кына калмый, ә бәлкем яшь буын тамашачысын үстерә һәм киләчәктә театр сәнгатенә кадрлар да әзерли. Театраль проектта балаларның катнашуы шул фикерне куәтләргә җирлек бирә. Фестиваль барышында балалар арасында да төрле конкурслар оештырыла. Тинчурин театрында спектакль караган укучы балалар инша һәм мәкаләләр яза. Театр сәнгатенең нечкәлекләрен барлап рәсемнәр ясый, сәхнә бизәлешләрен башкара. Әлбәттә, ахырдан җиңүчеләр дә барланачак. Ноябрь аенда сәнгатькә омтылган иң активларына бүләкләр тапшыру каралган. Милли классиклар үрнәгендә тәрбияләнгән буынның киләчәге өметле, дип әйтә алабыз.

 Мөршидә КЫЯМОВА, «Интертат»