Татарча Русский English

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Жанры- тылсымлы комедия

Беренче мәхәббәт- ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.

Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти- әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса!  Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат- мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.

Әлеге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар барлык тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңартыр.

Драматургы- Илһам Гали

Режиссеры- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, профессор, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы- Булат ИБРАҺИМОВ

Композиторы- Эльмира ГАЛИМОВА,  М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

Хореографы- Никита ЖЕСТКОВ

 

Рольләрне башкаралар:

Радик Маратович-  Алмаз Фәтхуллин

Камилә Әхәтовна- Миләүшә Нәҗмиева

Алия- Айсылу Мөсәлләмова

Булат- Харис Хөснетдинов

Аида- Җәмилә Әсфәндьярова

Марат- Салават Хәбибуллин

Мәхәббәт илчесе- Артем Пискунов

 

Спектакльнең премьерасы  2016 елның 24 маенда булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)
 л

 

МАТБУГАТТА  СПЕКТАКЛЬ ТУРЫНДА:

1. В театре Тинчурина сегодня премьера- «Первая любовь» (видеосюжет)/ГТРК «Татарстан»/24.05.2016

2. «Первая любовь»- премьера в театре Тинчурина (видеосюжет)/ГТРК «Татарстан»/24.05.2016

3. «Беренче мәхәббәт»: язмыштан узмыш бармы?- Мөршидә Кыямова/Intertat/25.05.2016

4. Волшебная комедия/Виктория Абдуллина/Эксперт Татарстан/25.05.2016

5. Тинчуринда «Беренче мәхәббәт» премьерасы гаилә кору проблемнарын күтәрде! /»Азатлык» радиосы/26.05.2016

6. Простые чувства/Лидия Былинкина/Республика Татарстан/30.05.2016

7. Нафталинлы беренче мәхәббәт/Гөлинә Гыймадова/Ватаным Татарстан/31.05.2016

8. Видеосюжет с премьеры спектакля «Первая любовь»/»Дом культуры»/04.06.2016