Татарча Русский English

Массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарына!

Театр, яңа 82 нче сезон ачылу уңаеннан массакүләм матбугат чараларын матбугат очрашуына чакыра. Матбугат очрашуы 7 сентябрь 11.00 сәгатьтә узачак.

Очрашуда узган сезонга кыскача нәтиҗәләр ясалачак, киләчәккә планнар: яңа проект һәм спектакльләр турында сүз булачак.

Матбугат очрашуында катнашалар:

  1. Рәшит Заһидуллин- театрның баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;
  2. Фәнис Мөсәгыйтов- театрның директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
  3. Шамил Фәрхетдинов- театрның әдәби бүлек мөдире, ТРның атказанган артисты;
  4. Резедә Гарипова — режиссер

 

Аккредитация үтү өчен мәгълүматлар түбәндә күрсәтелгән.

 

Тел.: 89274138206 ( Рузалия Тимербаева)

e-mail:ruzaliyagaziz@gmail.com