Татарча Русский English

Гаилә спектакльләренә рәхим итегез!

 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2015 елның октябрь аеннан үзенчәлекле проект тәкъдим итә.

 Һәр атнаның якшәмбе көнендә театр үзенең иң тугры дусларын җыя. “Гаилә спектакльләре” проекты кысаларында тамашачылар репертуардагы иң яхшы спектакльләрне карый, күргәзмә залында күренекле драматург Кәрим Тинчуринга, театрның үткәне һәм бүгенгесенә бәйле экспонатлар белән таныша, фотобанерлар янында фотога төшеп, төрле акция, конкурсларда катнашып ялларын гаиләләре белән күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачаклар.

“Гаилә спектакльләре” проекты – гаилә кыйммәтләрен саклау, яшь буында сәнгатькә мәхәббәт уяту, театрга гаилә белән йөрү кызыклы һәм мавыктыргыч икәнлеген күрсәтү өчен тормышка ашырыла.

Спектакльләр көндезге 12:00 сәгатьтә башлана.

Октябрьдә афиша:

4 октябрь, 12:00 — “Эх, алмагачлары!” (“Эх, яблоньки мои!”), комедия, Ш.Фәрхетдинов, 2 сәг. 20мин., +6

18 октябрь, 12:00- “Назлы кияү” (“Привередливый жених”), музыкаль комедия, К.Тинчурин, 2 сәг.10 мин., +6

25 октябрь, 12:00 – “Гамлет. Күренешләр” (“Гамлет. Сцены”), трагедия, В.Шекспир, 2 сәг. 50 мин., +12

Касса телефоны: 8 (843) 238-56-17

Рәхим итегез!