Татарча Русский English

«Бер күрешү- үзе бер гомер!» спектакленең премьерасы узды!

Кичә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көнендә,  Ф.Яруллин әсәре буенча куелган «Бер күрешү- үзе бер гомер!» спектакленең премьерасы узды!

Туган көнендә театр үзенең  ветеран һәм арабыздан киткән артисларның туганнары белән театр музеенда очрашу уздырды.

Премьерада пьесаның авторы Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым да бар иде.

Спектакльне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин да карады.