Татарча Русский English

Мөхәммәт Мәһдиев әсәре сәхнәдә!

  

2-3 майда К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Мөхәммәт Мәһдиевның “Без — кырык беренче ел балалары” дигән әсәренә нигезләнеп эшләнгән әдәби композициянең премьерасы була.

Повестьны сәхнәгә театрның яшь артисты Резедә Сәләхова әзерләсә, режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, рәссамы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Моров.

Режиссер сүзләренә караганда, әдәби-музыкаль композиция дүрт блогтан тора. Әдәби спектакльдә Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров һ.б татар композиторлары, шулай ук халык әсәрләре дә яңгыраш таба.

“Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган заманында Мөхәммәт ага әлеге әсәрендә.

Спектакльдә театрның яшь көче — Лия Вилданова, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдиновлар катнаша.

Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән повесте автор тарафыннан 1968 елда языла. Әдәбият сөючеләр дә әсәрне яратып кабул итә һәм ул рус теленә дә тәрҗемә ителә. Әдипнең җыйнак, күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган бу повестн әдәби тәнкыйтьчеләр татар прозасында яңалык буларак бәяләде.

Әдәби-музыкаль әсәрнең телевизион варианты «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы аша киң аудиториягә тәкъдим ителгән иде. Режиссер Рәшит Заһидуллинның Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәренә игътибар итүен татар җәмәгатьчелеге хуплады, яшь актерларның тормышчан уйнаулары да югары бәяләнде. Сәхнә премьерасында да тинчуринлыларга уңышлар телик!

Мөршидә КЫЯМОВА