90 СЕЗОН

Яңалыклар

Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Тинчурин театрының пресс-конференциясе узачак

5 мартта 11.00дә Б.Рәмиев ис. IT-паркта, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Медиаконтент үзәгендә (Спартак ур., 2), узачак «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасына багышланган күчмә пресс-конференция узачак. Әлеге урын тикмәгә генә сайланып алынмаган, ул спектакль белән бәйле.

Спикерлар:

1. Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры.

2. Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры.

3. Гүзәл Галиуллина – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы.

4. Ильяс Гафаров – Ittifaq беренче татар рэп төркеме һәм Yummy Music лейблына нигез салучы.

Чара дәвамында:

1. Тавыш яздыру студиясенә экскурсия

2. Видеостудиягә экскурсия

3. Тавыш яздыру процессын күрсәтү

4. Пресс-конференция

5. Ittifaq рэп төркеменең яңа альбомының презентациясе.

АККРЕДИТАЦИЯ 4 март 12.00гә кадәр уза. Аккредитациядә ФИО, ММЧ исеме, телефон, эл.почтаны күрсәтүегезне сорыйбыз.

Белешмә өчен:

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Медиаконтент үзәге IT-паркта 2022 елның августында ачылды. Үзәкнең төп бурчылары: креатив визуаль контент булдыру, белем биру курсларын оештыру, видеопродакшн, тавыш яздыру.

Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Тинчурин театрының пресс-конференциясе узачак
Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Тинчурин театрының пресс-конференциясе узачак