Татарча Русский English

Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовны искә алдылар

15 март Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар. Бөтен гомерен татар театры үсешенә багышлаган олуг шәхескә быел 80 яшь тулган булыр иде. Сәхнәдә Хәлил аганың туганнары, хезмәттәшләре, дуслары тарафыннан матур җылы хатирәләр барланды. Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гәриев Әмир Гыймадислам улы һәм Тихомирова Рауза Шамил кызы театрда ремонт вакытында гастрольгә килгән яраткан театрын, яраткан артистларын искә алып, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Театрыбызның күргәзмәләр залында Хәлил аганың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган “Ике йолдыз” күргәзмәсе ачылды. Исламия ханым килгән тамашачыларга, әлеге чараны оештырган театр җитәкчелеге, музей мөдире Розалия ханым Чабатовага һәм хезмәттәшләренә зур рәхмәтен җиткерде. “Вакыт үткәч, Хәлилне сагынуың басылыр диделәр, ләкин сагыну хисе еллар үткән саен көчәя генә бара”, — Исламия ханымның сүзләре безнең театрыбыз өчен дә туры килеп тора. Хәлил ага кебек шәхесләр, чыннан да, алыштыргысыз!!!

 CP32fHwECpQ dWQmWIgEDSI JK6YoZwnau4 KXIsk47BThg qgEvrRf7Ky0 RS_JqDj3dbc UglTR-rxcEA SU78bZNW9MA -bvqZ2NoYWQ