Татарча Русский English

КАР БӨРТЕГЕ МАҖАРАЛАРЫ

Жанры — әкият

Күңелле һәм гыйбрәтле музыкаль яңа ел тамашасы сезнең Яңа Ел бәйрәменә тагын да күбрәк могҗиза өстәр! Иң мөһиме – балалар өчен генә түгел, ә зурларга да кызыклы булырдай дөрес тамаша сайларга кирәк. Төсле ачык төстәге костюмнар, сюжет һәм декорацияләр белән эшләнгән спектакль карау –  гаилә белән үткәргән иң шәп вакыт булыр!

Тинчурин театрына яңа ел тамашасына килгән барлык балаларга да тәмле бүләкләр биреләчәк. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда балалар, һичшиксез, Кыш бабай һәм аның оныгы – Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар белән очрашачак, бергә-бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнәчәк.

Кар өстендә цирк! Әлеге тамаша яңа ел могҗизасы малае – Кар бөртеге һәм кечкенә Клоунессаның тышкы кыяфәтләренең охшамаган, цирктагы ачулы зурларның канәгатьсезлекләрен җиңү юлында очраган маҗаралары турында. Финалда барысы да бу дөньяда һәркемнең Кар бөртеге сыман яхшы, гаҗәеп һәм кабатланмас икәнен аңлый! Бервакыт һәркемгә күктән бәхет ишелеп төшәчәк, иң мөһиме, — эреп юкка чыгарга мөмкинлек бирмәскә кирәк.

Мәхәббәт сүзләре һәм кар бөртекләре музыкасы авторы — Карина һәм Дмитрий Булычевлар

Сәхнә күренешенең тылсым авторы – Анастасия Шамова

Режиссеры — Карина Булычева

Рольләрне башкаралар:

Фокусчы — Рөстәм Гайзуллин

Дрессировщик — Зөфәр Харисов

Клоунесса — Лилия Камалиева

1 нче парикмахер — Миләүшә Нәҗмиева

2 нче парикмахер —  Резедә Төхфәтуллина

Күрәзәче — Гөлчәчәк Хафизова

Пәһлеван — Харис Хөснетдинов

Фәрештә — Гүзәл Гайнуллина

Кар Ана — Вәлиева Зөлфия

Буран — Ирек Хафизов

Чыршы тирәсендә интерактив тамаша 25 минут, спектакль 45 минут бара.

Спектакльнең премьерасы  2018 елның 26 декабрендә булды.

Cпектакль 3 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (+3).

DSC_0283 DSC_0285 DSC_0256 DSC_0246 DSC_0325  DSC_0404 DSC_0265 DSC_0263 DSC_0259 DSC_0251 DSC_0356 DSC_0337