90 СЕЗОН

Яңалыклар

С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды

25 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры, М.Җәлил исемендәге Республика дәүләт премиясе лауреаты Ильяс Камалның авторлык концерты узды.

Концертта «La Primavera» Казан камера оркестры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры,  «La Primavera» оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов, Эльза Исламова, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Гайсаров, халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинова, Айтуган Вәлмөхәммәтов, Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Опера студиясенең хор төркеме катнашты.

Чараның беренче өлешендә «Минем Такташ» камера операсы (Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы, режиссеры – Лилия Әхмәтова, концертмейстер – Ләйлә Хәсәнова) тәкъдим ителде.

Концертның икенче өлешендә «Кыпчак увертюрасы» (башкорт курае белән оркестр өчен фантазия), «Төньяк амурлары» операсы (Салават Камал либреттосы) сәхнәсе, «Борхан йорты» спектакленнән «Бишек җыры», оркестр белән кылкубыз өчен «Бию» әсәрләре яңгырады. Ильяс Камал үзе концерт дәвамында дирижер, композитор, музыкант буларак ачылды, кылкубызда соло башкарды.

Программаны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып барды.

Фото: Рамил Гали

С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды
С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Ильяс Камалның авторлык концерты узды