Татарча Русский English

«Сүнгән йолдызлар»

 

3

 

Cоңгы дүрт дистə елда «Сүнгəн йолдызлар» Казанда өч тапкыр сəхнəлəштерелə.

1971 елда – Камал, 1999 елда – Тинчурин исемендəге театрларда. Һəм менə быелгы сезонда 12 апрельдə икенче тапкыр К.Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм комедия театрында. Һəр чор үз заманына кирəкле əсəрлəр тудыра. Бу куелышта мəхəббəт трагедиясе тормыш фаҗигасенə, мəхəббəт хакында риваятькə əйлəнə.

Яшь режиссёр Резеда Гарипова профессиональ татар театрында беренче спектаклен метафораларсыз, символларсыз, сəхнə утына əллə ни басым ясамыйча сəхнəлəштергəн. Сəхнəдə – авыл йорты күренеше. Түбəсе салам белəн капланган иске өй. Спектакльнең табигый чишелешендə көндəлек тормышка хас булмаган бердəнбер əйбер – арткы дивар буенда утыручы оркестр.

Табигый бизəлеш режиссёрның гомуми идеясенə бəйле. Театрның яшь буыны куйган һəм башкарган яңа спектакльдə сүз легендар геройлар турында түгел, ə яшьлеклəре Беренче Бөтендөнья сугышы вакытына туры килгəн егет белəн кызның мəхəббəте һəм фаҗигасе хакында. Монда, əйтик, Бертольд Брехтның «Кураж ана» əсəрендəгедəй сугышка каһəрлəр яудыру юк. Əмма барлык геройларның да язмышлары сугыш белəн бəйле.

Спектакльнең тагын бер үзенчəлеге аның актёрлар өчен куелган сəхнə əсəре булуында. Резеда Гарипова һəм спектакльнең сəнгать җитəкчесе Рəшит Заһидуллин беренче планга ниндидер яңа форманы түгел, ə актёрлар уенын чыгару, һəр персонажны психологик яктан тулысынча ачу өчен үзлəренең режиссёр фантазиялəрен ясалма рəвештə чиклəгəннəр. Бу – режиссёр профессиясендə мөһим һəм катлаулы эшлəрнең берсе. Театр сəнгатен аз гына булса да аңлаган һəркем бу хакта белə. «Режиссёр актёр уенында үлгəн» спектакль нəкъ шуннан килеп чыга да.

Табигый, күпъяклы, төгəл характерлы геройлар, спектакль барышында үзгəрəлəр, үсəлəр. Бу режиссёрның да, актёрларның да осталыгын дəлилли.

Сəрвəр ролендə Резеда Сəлəхова искиткеч. Актриса күз карашы белəн генə дə үз героинясының төрле якларын ача. Менə ул йомшак, назлы, якты, саф, йөзендə ихлас елмаю. Исмəгыйле бай булмаса да, ятимлектə үссə дə, ул аны бик ярата. Акча барəбəренə сөйгəненə хыянəт итү турында Сəрвəр хəтта уйлый да алмый. Фəрхи белəн очрашканда Сəрвəр исə бөтенлəй башка. Ул нык холыклы, фикеренə, мəхəббəтенə тугры.

Шул ук Фəрхи белəн икенче бер күренештə Сəрвəр, бу сөйкемсез хатынга карата хислəрен яшереп, Исмəгыйльне сугыштан калдыру өчен дару бирүен үтенə. Ə аннары, гаять дулкынланып, борчылып сөйгəнен бу даруны кулланырга өнди. Спектакльнең финалында Исмəгыйльнең үлемендə үзе гаепле булуны аңлаган Сəрвəр рухы сынуга түзə алмыйча акылдан яза. Һəм хəзер ул тыныч, акрын, үз эченə йомылган. Кирəкмəскə елмаеп торган җиреннəн кинəт идəн буйлап тəгəри-тəгəри кычкырырга тотына.

Исмəгыйль (Булат Зиннəтуллин) үзенең йомшаклыгы, сөйкемлелеге, җылы карашы, үзенчəлекле шагыйранəлеге белəн Сəрвəргə туры килеп тора. Актёр икенче план белəн үзенең биографиясен – ятимлеген, ялланган кешелəренə буйсынып яшəргə мəҗбүрлеген тасвирлый. Аның тыйнаклыгы, гадилеге дə шуннан. Əмма аның гадилеге артында тамашачы эчке киеренкелек халəтен, Сəрвəр белəн бергə бəхетле була алачакларына ышанмавын сизə. Герой тиздəн һəлак булачагын тоя, актёр моны бөтен нечкəлеклəренə кадəр күрсəтə. Үлем турында уйларын таратырга телəсə дə – берни эшли алмый. Шуңа да ул Сəрвəр белəн үзен аерачакларын гел кабатлый. Спектакльдəге тəкъдир темасы да шуннан. Исмəгыйль даруның котылу бирəчəгенə ышанмый. Һəм Сəрвəрнең үтенеп соравы аркасында гына аны кулланырга була.

Резеда Сəлəхова театрда – бишенче, Булат Зиннəтуллин – өченче сезонын уйнаса, мəхəббəт өчпочмагының өченче катнашучысы Надир мəхдүм ролен башкаручы Зөлфəт Закиров өчен бу сезон – беренчесе. Ул, ГИТИС тəмамлап, труппа составына үткəн көздə кушылды. Яшь актёр режиссёр белəн бергə роленең акцентларын төгəл билгели. Нəтиҗəдə, аның характерының да күпкырлылыгы ачыла. Ул Сəрвəрне шашып ярата, шуңа да аның янында мулла улы Надир мəхдүм назлы, дулкынланучан, ə Фəрхигə карата – кискен, каты.

Бу персонажлар төркеме арасында Сəрвəрнең иптəш кызы Фатыйма да бар. Казан театр училищесының беренче курс студенткасы Энҗе Сәйфетдинова бу образны гаять табигый итеп тудыра алган.

Спектакльдәге өлкән геройлар арасында – авылның старостасы Саттар (Әнәс Галиуллин) һәм олы яшьтәге ике хатын: Сәрвәрнең әбисе Гөлнур (Лилия Мәхмүтова) белән яучы, им-томчы карчык Фәрхи (Гүзәл Гарәпшина). Гөлнур – яхшы күңелле кеше. Ул барлык кешеләргә дә яхшы мөнәсәбәттә. Гөлнур оныгын да, Исмәгыйльне дә бик ярата. Аның ачык төсле киемнән булуы шуңа да очраклы түгел. Әйтергә кирәк, Сәрвәрнең дә киеме ачык төсләрдә. Әбисенең дә Сәрвәр сыман үз карашларын яклауга омтылуында ныклык бар. Тик сөйкемле Гөлнур әбинең бу ныклыгы бик йомшак күрсәтелә.

Фәрхи образына килгәндә, ул – кара язмыш чагылышы. Бу героиняның киеме дә аның эчен ачып бирә. Фәрхи өстендә – әллә нинди аңлап булмый торган кызыллы-каралы алтын кием. Үзенең оятсызлыгы, ясалмалылыгы белән ул тамашачыда үзенә карата нәфрәт уята. Менә ул мәкерле елмаеп Сәрвәрне бай Надирга кияүгә чыгарга өнди. Чөнки уңай җавап алган очракта аңа процентлар эләгәчәк. Сәрвәр дару өчен аңа туйга дип әзерләнгән күлмәкләрен биргән. Аларны җирәнеп кенә алган, кайсыларын ташлаган, кайберләрен үзенә җыеп барган күренештә Фәрхи шулкадәр җирәнгеч. Әмма аңа ул гына җитми – Сәрвәр кулыннан ниндидер яшел төсле тукыманы да йолкып ала.

Ике актриса да тормышчан уеннары белән тамашачыда образларының характерларына туры килердәй хисләр уята.

Биш герой татар халкының үткән тормышындагы вакыйгаларны чагылдырган трагик вакыйгаларның сәнгати яктан тулы күренешен тудыралар.

Спектакльне тулаем бәяләгәндә, минем ике тәкъдимем бар. Беренче акт ахырында аулак өй күренеше бара. Әлегә ул шактый сузылган (сүз премьера көне турында бара). Аны бераз кыскартырга кирәк. Моннан тыш, бу күренештә яшьләр (рольләрне Театр училищесының беренче курс студентлары башкара) артык кычкырып уйный. Бу аеруча кызларга хас. Вакыйгаларның йөз ел элек барганын истә тотарга кирәк. Ул вакытта татар авылы халкы тыныч һәм тыйнак булган. Надирның икенче акттагы монологы артык салмак.

Гомумән алганда, яшь режиссёрны һәм актёрларны трагедия жанрында беренче җитди эшләре белән тәбриклисе килә.

Ильтани ИЛЯЛОВА,