Татарча Русский English
24.09.2018 18.30да

Кияүләр

Жанры — музыкаль комедия.

Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби — бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…

Җырлы — биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.

Драматург  — Хәй Вахит

Музыка авторлары — Сара Садыйкова белән Рәшит Гобәйдуллин

Режиссеры — Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы — Роман МОРОВ

Хореографы — Ләйсән ХӘМЕТОВА

Хормейстеры — Резедә ШАКИРОВА

Аранжировкасы — Мөхтәр МИНһАҖЕВ

Рольләрне башкаралар:

Банат — Гүзәл Галиуллина

Илгиз — Салават Хәбибуллин

Барлас — Артем Пискунов

Мәйсәрә — Резедә Сәлахова

— Ландыш Ибәтуллина

Җамали — Зөфәр Харисов

Бибиҗамал — Гүзәл Гарәпшина

Илгизнең дуслары — Булат Зиннәтуллин,

Зөлфәт Закиров

Кунаклар:  Диләрә Фәттахова, Айсылу Мөсәлләмова, Юлия Выборнова, Алия Гасыймова, Камилә Галиева,  Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров,  Айдар Фатхрахманов.

Спектакльнең премьерасы  2011 елның 15 декабрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

IMG_20180428_130810_833 IMG_20180428_130808_285 IMG_20180428_130759_613 DSC_8128 IMG_3047 IMG_20180428_130803_826 IMG_20180428_130806_386 DSC_78261