Татарча Русский English
25.02.2014

Заманча Шекспир

4

 

DSC_0541

Шекспир пьесаларының дөнья сәхнәсен яулавына дүрт йөз елдан артык вакыт узган. Катлаулы һәм борчулы, кискен үзгәрешләр сорый торган заманда аларның әһәмияте бермә-бер арта.

Шунлыктан «Яшәүме, үлемме?» халәтенә башка илләргә караганда ешрак дучар булган Россия өчен, әлеге халәттән чыгу юлын белгән инглиз драматургы һәрдаим диярлек актуаль.

Узган ел ике Татар театры Шекспирга мөрәҗәгать итте. К.Тинчурин исемендәге театрда Рәшит Заһидуллин «Гамлет»ны сәхнәләштерсә, Әлмәт Татар драма театрында Санкт-Петербург режиссёры Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта»ны куйды.

Ике куелышның табигый аермалары булган кебек үк, кисешү нокталары да юк түгел. Ике спектакль дә заманча куелган. Ә иң мөһиме, спектакль таләп иткән кыскартулар Шекспир текстына зыян салмаган, заманның классиканы интерпретацияләүче кайбер «оста»лары кебек, театрлар әсәрләрне кирәкмәс чүп-чар белән дә тутырмаганнар. Спектакльләрнең тагын бер уртак ягы – икесе дә сәхнәдә түгел, ә тамашачы арасында уйнала.

Тинчуриннар «Гамлет»ны тамаша залы алдындагы фойеда, әлмәтләр артистларның уен яссылыгы булган сәхнәдә урнашкан тамашачылардан кул сузымында гына уйныйлар. Мондый якынлык актёрлар һәм тамашачылар арасында бердәмлек хасил итә һәм соңгыларының спектакльдә барган вакыйгаларның шаһиты гына түгел, катнашучысы да икәнлегенә ишарәли. Ике спектакль дә стандарт кысалардан чыгарылган оригиналь укылышы белән җәлеп итә.

 

 

Рәшит Заһидуллин спектаклендә төп акцент әсәрнең сәяси һәм философик ягына түгел, ә гаилә темасына – Клавдий, Гертруда, Полоний һәм, хәтта, актёрлар труппасы мөнәсәбәтләренә дә ясалган. Шул акцент спектакльне заманча рухта тота да. Спектакль алдыннан геройлар тамашачы арасында. Алар фойеда, баскычларда, фойе тирәли тезелгән утыргычларда… Алар безнең замандашларыбыз. Спектакль башлангач исә – алар тамашачы белән күзгә күз калалар.

Театрның фойесы, әйтерсең, нәкъ бу спектакль өчен махсус корылган: затлы алты ишек, балкон, бәллүр люстралы биек түшәм, бизәкле паркет. Гамлет (Артём Пискунов) һәм аның тирәсендәге кешеләр хакында трагедия шул декорациядә уйнала. Тамашачы тын да алмый принцның яшь һәм уенчак егеттән, әтисенең үлеме, әнисенең бу кайгыдан соң артык ашыгып кияүгә чыгуы белән килешмәгән, хыянәт һәм вакҗанлылык белән очрашу аркасында күңеле каткан иргә әверелүен күзәтә. Егет башына төшкән бәлаләр тора-бара «дөньякүләм фаҗига»га әверелә.

Ни өчен дөньяда икейөзлелек, хыянәтләр күп, ни өчен кешеләр кимсетүләргә түзеп яшиләр? Ни өчен иң якын кешеләр дә бер-берләрен рәнҗетергә батырчылык итә? Шул сорауларга җавап эзли принц Гамлет. «Яшәргәме, яшәмәскәме» монологы – шушы уйланулар нәтиҗәсе. Принцның холкы кискен үзгәрә. Ул бик тиз кызып китә һәм тирә ягындагылардан астыртын көлә, һәр эшкә күз иярмәс тизлектә алына, хәрәкәтләре кискен һәм дорфа. Югыйсә ул ярату, ихласлык, хөрмәт яшәгән гаиләдә үскән егет, ә бусага аша гына аны явызлык һәм мәкер сагалап торган. Тирә-ягындагы ышанычсыз адәмнәр белән алга таба нинди мөнәсәбәтләр корырга? Гамлетны шул сорау борчый. Әнисе Гертруданы (Җәмилә Әсфәндиярова) ул каты бәгырьле булуында гаепли. Режиссёр һәм актриса бу образны шулай кискен холыклы, үзенә күрә бер монстр итеп ачалар да. Ул ире Клавдийдан да гаярьрәк. Гамлет исә бөтенләй икенче: гүзәл, назлы, иркә һәм беркатлы Офелиягә (Резеда Сәләхова) карата йомшак, кайгыртучан; тормыш сөючән дусты Горациога (Зөлфәт Закиров), бераз җилбәзәк һәм һәрнәрсәгә яшьләрчә җиңел караучан дусты Лаэртка (Илфак Хафизов) дустанә мөнәсәбәттә; хәйләкәр, ни теләсә шуны эшләп йөрүче пәшкәү Полоний (Зөфәр Харисов) исә Гамлетны елмайта, ә икейөзле Клавдий (Ринат Шәмсетдинов) белән ул бик сак. Сатлык дуслары Гильденстерн (Харис Хөснетдинов) һәм Розенкранц (Булат Зиннәтуллин) аның нәфрәтенә генә лаек.

Спектакльнең тынгысыз, трагик мохитенә Бах музыкасы тагы да җете төсмер өсти. Уйлан, тамашачы, бу вакыйгалар синең тормышыңда да булырга мөмкин. Спектакль геройлары юкка гына халык арасында, тамашачыдан кул сузымында гына түгел бит…

Рәшит Заһидуллин куйган «Гамлет»та Константин Станиславский һәм Евгений Вахтангов мәктәбе алымнары кулланылса, Әлмәт драма театрында Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта» спектаклен Всеволод Мейерхольд мәктәбе, төгәлрәк әйткәндә, «Кинжал һөҗүме» биомеханик этюды стилендә чишә.

 

Режиссёрның спектакльгә Үлем образын кертүе символик мәгънәгә ия. Бу алымны моңа кадәр «Кураж ана…» спектаклендә Рәшит Заһидуллин да кулланган иде. Сакаев спектакленең азагында Монтеки һәм Капулетти гаиләләре бернинди килешүгә дә килми. Үлем бер-бер артлы ике дошмани гаилә әгъзаларын ала тора. Һәр мәгънәсез сугышның азагы шундый булачак – спектакль шул хакта кисәтә.

Хакимлекне явызлык кылу өчен кулланганнарны күкләр үлемгә хөкем итәргә хаклы. Ике спектакль дә шул кисәтү аша яхшылык кылып яшәргә, үз-үзең һәм тирә-юнең белән гармониядә булырга чакыра. Ике спектакль дә кызыклы режиссура, югары актёрлык осталыгы белән куелган һәм тамашачы күңелен яуларлык дәрәҗәдә. Икесе дә Шекспирның заманчалыгын тагын бер кат исбатлый.

Ильтани ИЛЯЛОВА, Сәхнә журналы