Татарча Русский English

Тинчурин театры Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хәйрия спектакле күрсәтте

Бүген, 11 майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Арча картлар һәм инвалидлар интернат йортына барып кайтты. Берничә көн элек булып узган Җиңү көне уңаеннан, коллектив биредә тәрбияләнүчеләргә хәйрия спектакле — «Сөй гомерне!» шигъри драмасын күрсәтте. Габдулла Тукай иҗатына нигезләнеп сәхнәләштерелгән, җырлар белән баетылган әлеге спектакльне өлкәннәр бик яратып, тын да алмый карады. Кушылып җырлап та утырдылар. Соңыннан алкышлап рәхмәтләрен җиткерделәр.

Шуны билгеләп узарга кирәк: ел саен май аенда Арча картлар һәм инвалидлар интернат йортына барып спектакль күрсәтү Тинчурин театры өчен матур гадәткә әверелде.

Eg4OG2RnM4Y jxxm6NTKNpE Y0uJ5J01nfo

 11.05.2018