Татарча Русский English

Алтмыш елдан соң табылган “эзләр” («Ватаным Татарстан»)

Театр янә хәзерге заманда югала язган кыйммәтләрне барлауга алынган.
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Яшерен эзләр” премьерасын карагач, әнә шундый фикергә киләсең. Режиссер Резеда Гарипова заман чиренә әйләнгән куркаклыкның нинди нәтиҗәгә китерүен күрсәтә. Шунысы да хикмәтле: әсәрдә төп геройлар – табиб һәм үз файдасына елгыр газета мө­хәррире.

DSC_4555

Резеда Гарипованың совет заманы әсәрләренә беренче генә алынуы түгел. Моңа кадәр “Өченче бүлмә­дә эт яши” (Рөстәм Мингалим), “Чулпан” (Шәриф Хө­сәенов) кебек спектакльләр куелган иде. Бу спектакльдә дә вакыйгалар алтмышынчы елларда бара. Ни өчен шушы вакыт һәм шушы әсәр соң? Резеда Гарипова ул чакта кешеләр намуслырак булган һәм мәхәббәтнең кадерен белгәннәр дип саный.

– Пьесага театр архивын барлаганда тап булдым. Аның читләренә режиссер Кәшифә Тумашева кайбер төзәтмәләр дә язып куйган булган. Алар аны алт­мыш ел элек сәхнәләш­тер­гәннәр. Башта күз йөр­теп чыгармын дип кенә уйлаган идем, мавыгып ки­түемне сизми дә калганмын. Кайбер җирләрен тө­зәткәндә, персонажларга азрак җан өргәндә, плакатлыктан арындырганда моны бит хәзер дә сәхнә­ләш­тергә була, дигән нәтиҗәгә килдем. Шагыйрә Луиза Янсуар белән без бу эшләрне башкарып та чыктык, – ди Резеда Гарипова.

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов исә, аның герое кебек кешеләрне бүген бик сирәк очратасың, дигән фикердә:

– Дөресен әйткән – туганына ярамаган, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде. Минем персонажым да – дө­рес кеше, шуңа күрә аны бик өнәп бетермиләр. Чөн­ки күп күрә, күп белә, ке­шеләргә, бигрәк тә түрә­ләр­гә шул сыйфатлары аркасында проблема китереп чы­гара. Шунысы кызык: мон­дый кешеләр элегрәк күбрәк иде. Хәзер безне эшебез, тоткан урыныбыз, тынычлыгыбыз өчен курку басты, дөреслекне әйтү кимеде. Бу сыйфатны битарафлык дип атаучылар да табылыр, ләкин, миңа калса, бу – битарафлык битлеге артына качудыр, мөгаен.

Спектакльдә район та­би­бы Сәгыйть Булатов (Ирек Хафизов) бер колхоз җитәк­чесен тәныйтьләп мә­калә яза. Газета мөхәррире Борһан Хуҗин (Зөлфәт Закиров) исә, әлеге мәка­ләдәге фактларны автор­ның үзенә каршы борып, җавап мәкаләсе яза. Чөнки колхоз рәисе Низамов (Ренат Шәмсетдинов) – аның үз кешесе. Вакыйгалар әнә шуннан куерып китә. Ахыр чиктә эшләр табибны районнан кудыруга кадәр барып җитә. Бүген мондый хәлләр кабатлана аламы? Мөхәррирне уйнаган Зөл­фәт Закиров фике­ренчә, бу хәлләр теләсә кайсы чорда һәм теләсә кайсы профес­сиядә кабатланырга мөм­кин:

– Журналистиканы дүр­тен­че хакимият дибез. Спектакльдә дә ачык чагыла ул, газетада басылган сүз язмышларны коткара да, батыра да ала. Минем персонажым фактларны үз файдасына аудара белә. Аның югарыдагыларга сүзе үтә, мәхәббәт өлкәсендә исә үзен судагы балыктай иркен хис итә. Аның аркасында бер кыз бала вафат та була… Әйе, бу – тискәре образ. Ләкин минем бурыч – шушы тискәре образны да яраттыру иде. Тормышта мондый мөхәррир­ләр булганмы? Юк, дип әйтеп булмый. Ахыр чиктә, бу бит – холык эше. Шундый ук сыйфатларга ия кеше башка вазыйфаны да били ала.

Әлеге әсәрне сәхнә­ләш­терүнең тагын бер сәбәбе бар. Ул да булса – сәхнә әсәр­ләренә кытлык. Бу хакта Резеда Гарипова менә нәрсә ди:

– Хәй Вахитның бу әсәр­не заказ буенча язганы сизелеп тора. Шул вакытның үзенчәлекләре, хәтта ки кызыллыгы ярылып ята иде. Ник дигәндә, уңай герой тәфсилләп бирелә. Ул һәр­вакыт дөрес гамәлләр кыла, кайчак хәтта ни өчен аның болай эшләгәнлеге аңла­шылып та җитми. Бер сүз белән әйткәндә, үтә яхшы кеше үтә начары белән бәрелешә. Ләкин әсәрне укый башлагач, аннан аерылып булмый. Теле дә бик матур, драматургиянең бө­тен таләпләренә дә җавап бирә. Режиссерлар пьесаларга кытлыктан интегә, чын мәгънәсендә. Класcик әсәрләргә алынсаң да, әллә нинди четерекле хәлләргә тарырга мөмкин. Кызганыч, андый хәлдә дә калган булды. Театр авторлык хокук­лары өчен түли алмаганлыктан, спектакльне репертуардан алырга туры килде.

“Яшерен эзләр” ак­тер­ларның ихлас уеннары белән истә калды. Бу җә­һәттән Татарстанның атказанган артистлары Илгизәр Хәсәновны, Ренат Шәмсет­диновны, Зөлфия Вәлиева­ны атап үтик. Театрда яңа гына эшли башлаган Лилия Камалиева да гадилеге бе­лән сөендерде. Спектакль­нең исә эконом бюджетка корылганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Хәлне ре­жис­серның каһарманлыгы һәм актерларның үз эшләренә бирелгәнлеге коткарды. Тамашачы үз итте аларны.

Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)